Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Баграж авылындагы кызыклы атамалар

Зәй районының Урта Баграж авылындагы атамалар белән таныштыруны дәвам итәбез.

«Кашкатау», «Кызыл яр» атамалары бәлки югалмас та, ә «Тирән чокыр» һәм «Сай чокыр» дигәннәре онытылып бара. Алар элекке заманнарда, Зәй-Сарман юлы авыллар аша узганда, Югары Баграж белән Урта Баграж арасындагы урында барлыкка килгән. 

1970 елларга кадәр «Тирән чокыр»дагы ташуга карап язгы каникуллар билгеләнә иде. Сулар ага башлагач, аннан чыгып булмый. Урта Баграж балалары 5-8 классларны 4 километр күрше авылга йөреп укыдылар. Күтәртелгән асфальт юлы салынгач чокырлар онытылды.

«Олачык» (олы ачык) — авылның көньягында урнашкан басу. Борынгы бабайлар урман үсмәгән урынга шул атаманы биргәннәр. 

«Бурсык елгасы», «Төбәк тавы» (төбәк өсте) — авылның төньягында 1 километр читтәрәк урнашкан калкулык һәм инеш. 60-нчы елларда калкулыкның көньякка караган битендә өн (оя) казып бурсыклар яши иде. Инешкә исем бурсыклы урын булганга бирелгән. 

«Минәй чишмәсе» — авылның югары очында урнашкан. Сугышка чаклы авыл эчендә йорт салырга урын булмагач, Кузьма Бутаков (саңгырау Минәй) Баграж елгасының икенче — төньяк ярына чыгып йорт сала, чишмә аның йорты астыннан, яр кырыннан агып чыга. 1950 елларда әле анда өч хуҗалык яши иде. Чишмәне язучы Аяз Гыйләҗев үзенең әтиләре хөрмәтенә таш белән бизәде, чөнки әтисе Мирсәет бабай олы урамда, шул чишмә каршында яшәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев