Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Октябрьдә Татарстанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар узачак

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин оешмаларга һәм ведомстволарга бу датага багышланган чараларны һәм өлкән яшьтәге халыкка ярдәм итү чараларын оештырырга йөкләде.

Республика Хөкүмәте карары хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Шулай итеп, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм республикада яшәүче өлкәннәргә өстенлекле тәртиптә медицина ярдәме күрсәтү һәм дару белән тәэмин итү йөкләнде. Озак вакыт карауга мохтаҗ гражданнарга ярдәм күрсәтү, ялгыз өлкәннәр һәм үзе генә яшәүче аз хәрәкәтләнүчеләр янына баруны оештыру планлаштырыла.

Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләүче өлкән яшьтәге опекуннарга ярдәм итү чараларын оештыра.

Мәдәният министрлыгы Өлкәннәр көненә театр-тамаша чараларына чакыру бирә, традицион Өлкән яшьтәгеләр декадасын оештыра, ә Юстиция министрлыгы өлкән яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Моннан тыш, ведомстволар өчен планга спорт, туристлык һәм мәдәни чаралар, социаль яклау хезмәтләре күрсәтү һәм башкалар кертелгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев