Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өй яны – гөлбакча

Мамадыш районының Җөри авылында яшәүче Тамара Тимофеева ел саен бакчасында 15тән артык төр чәчәк үстерә.

Бүгенге көндә Тамара Тимофееваның бакчасында роза, сальвия, флокс, петуния, лаванда, дельфимниум, гейхер һәм башка чәчәкләр үсә. Аңа балалары, оныклары да булыша.

«Бу өйдә 1985 елда яши башладык. Шу вакыттан алып, ел саен төрледән-төрле чәчәкләр утыртам. Аларны үстерү үзе бер рәхәт бит инде ул. Матурлык өчен тырышабыз. Ел саен яңа чәчәкләр утыртырга тырышам. Киләчәктә розаларның берничә төрен үстерәсем килә», — диде Тамара Тимофеева.

Яз айларыннан көзгә кадәр өй яннары шау чәчәктә утыра аларның. Һәр чәчәкне ул интернет челтәрләренә дә куя, шунда башка бакчачылар белән дә аралаша. 

Иң яхшы булышчылары — кызлары. Алар чәчәк орлыкларын төрле җирдән эзләп табып кайтарталар. Февраль аенда орлыкларны чәчеп, үсентеләрне үзләре үстерәләр. Аннары, Җөригә алып кайтып бакчага утыртышалар. Бакча өчен берсеннән-берсе матуррак чәчәк савытларын да үзләре ясыйлар. Тимофеевларның кызлары шушы чәчәк бакчасы янында киләчәктә кечкенә генә күл ясарга да хыялланалар.

«Фигуркаларны сестренка ясады. Буяу һәм бизәү өлешен балалар белән эшләдек. Матур итеп рәсем ясау әти ягыннан күчкәндер. Өйдәге иске чиләкләр, савытларны да тотып атмыйбыз, аларны яңартабыз — буяп-бизәп, чәчәкләр утыртабыз һәм бакчага куябыз», — диде Тамараның кызы Валентина Васильева.

«Авылга кайткач, шундый матурлыкны күрү үзе бер рәхәтлек. Капканы ачып керүгә, чәчәккә күмелгән бакча каршы ала», — дип сөйләде Тамараның икенче кызы Альбина Николаева.

Тамараның ире Петр Тимофеев матур итеп картиналар ясый. Алар өй эчендәге стеналарны бизәп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев