Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Очраклы кешеләр тәрбияче була алмый

27 сентябрь — Россиядә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Әлеге бәйрәм 2004 елдан бирле үткәрелә.

Күңелле балачак һәм нәниләрнең киләчәге нәкъ менә игътибарлы, сабыр, һәр бала күңеленә дөрес юл таба белә торган тәрбиячеләр кулында. Безнең карендәшләребез арасында да балалар бакчасында җитәкче,тәрбияче булып эшләүчеләр шактый. Алар белән газетабыз битләрендә даими таныштырып торабыз. Сарман ягындагы Наратасты кызы Светлана Закирова, Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Надежда Гаврилова, Любовь Павлова, Поршурдан Зоя Николаева һәм Ильмера Сергеева, Мамадыш районының Җөри авылы кызы Римма Кузнецова, Түбән Каманың Красный Ключ поселогындагы "Сказка" балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Кузьмина һәм тагын бик күпләр хакында язган идек.
Балалар тәрбияләүдән дә күркәмрәк, хөрмәтлерәк берни юктыр бу дөньяда.

“Дөньяда һөнәрләр күп, ләкин бу һөнәрне сайлап алмыйлар, ул үзе сине сайлый. Монда очраклы кешеләр эшли алмый, андыйлар безнең халәттә яши алмыйлар. Тәрбияче булу - минем өчен нәрсә соң ул? Һәр мизгелдә тәрбияләп торып, балаларны нәрсәгәдер өйрәтү түгел, ә көн саен алар белән аралашудан үземә яңа нәрсәләр ачу. Балалар үзгәрә, алар белән бергә мин дә үзгәрәм. Әйләнә-тирә мохит турында балалар күзлегеннән карап фикер йөртү ошый миңа. Шуннан шатлык һәм канәгатьләнү табам”, – дип сөйләде Мамадыш районының 12нче "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Римма Кузнецова.


Хөрмәтле, балалар бакчасы хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәрегезгә тугры калуыгыз һәм балаларны яратуыгыз өчен рәхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев