Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Тимофеева: «Папа Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча һәлак булган әтисен юксына иде»

Биектауда яшәүче Нина Тимофеева үзенең әти-әнисе, әбисе турында якты истәлекләрен сөйләде.

Үзем җакшы булгач,
Туганнарым асыл,
Җырлыйм җыруларның моңлысын.
Җыруларым минем җан авазы,
Карендәшләрем дә җуансын – дип моңлана иде минем папа.

Гармун кулына бик сирәк ала, күңеле моңсурак вакыты булгандыр инде, бәлки юксыну сагышы җанын телгәндер. Папа Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча һәлак булган әтисен (минем бабаем Иван була) бик юксына иде. – Туйганчы «папа» дип тә әйтә алмадым бит, шушы сугыш, күпме балаларны ятим итте, – дип күз яшьләре аша әйтә иде. Ә минем аны бер дә моңсуландырасым килми, теманы үзгәртергә ашыгам.
– Папа, күңеллерәк көеңне сузып җибәр әле, әнә мама җырлыйм дип утыра, – дим.

Ул, башын бераз кырын салып, җырлап җибәрә, мамага каш сикертеп ала.

– Чәч үргечең, чәч үргечең,
Чәчеңне үрер өчен.
Туплат җакларыннан килдең,
Мине бер күрер өчен…

– Я, алла, минем бит маманың җыру җырлаганын бөтенләй ишеткәнем юк. Каршы җавап бирсә, җарар иде, – дип, өмет белән маманың җөзенә текәләм, ә ул акрын гына күкрәк тавышы белән көйләп җибәрә:

– Кара урманнарны өч әйләндем,
Таянырга таяклар тапмадым.
Кулым сораучылар да күп ие,
Тик, синнән артыкларны тапмадым…

Маманың шундый оста итеп җавап бирүенә шаккатып утырам бит әле.

– Вәт, булдырдың мама, бергә-бер булды бу, – дип кадерләп кочаклап алдым үзен. Баксаң, мин мамага ошаганмын икән, тавышы акрын чыга, кое дә әллә ни түгел, әмма чын җөрәге белән моңлана. Мин – үзем дә җырламыйм. Җырчыларга сокланып яшим.

Ә Думый (Домна) әбием авылда беренче җыручы иде. Әбиемнең җырлаулары әле бүген дә колак төбендә җаңгырап тора. Бер генә мәҗлес тә, туй да аннан башка үтми иде. Ул беркайчан да бер җыруны ике тапкыр кабатламады, ничек истә калдырып буладыр ул кадәр җыруны, көе дә гел алмашынып тора бит әле. Үзеннән сорагач: «Җырларым минем күңелемдә саклана. Кирәкле вакытта, кирәкле урында гына җыр булып туа», – дип әйтә иде.

Керәшен туйлары тоташ опера бит инде. Әбиемнең исемдә калган туй җыруларын искә төшереп үтәм:
Ничек килдегез сез, безгә,
Батмаенча диңгезгә.
Кадерле кунак сез безгә,
Ни хөрмәт итик сезгә?

Алтын самоварлар алтын,
Эчендә суы салкын.
Сезнең җактан искән җил дә,
Үзегез кеүек җакын.

Алма дисәң – алма түгел,
Кыяр дисәң – түгәрәк.
Түшегезгә кунар идем,
Әгәр булсам күбәләк.

Кодалар коенә җырлана торган әлеге җырулары да истә.
Җаңа өемнең кашагасын,
Машиналар белән тектем мин,
Сез кодаларым киләсе булгач,
Төн җокламый сезләрне көттем мин.

Печәнчеләр киткән ай, печәнгә,
Күмерчеләр киткән күмергә.
Җакшы карендәшләр белән туганлаштык,
Җәшик җылга түгел гүмергә.

Быел гына эрләп җепләремне,
Чорнап кына куйдым җомгакка.
Балакаегыз өчен бер дә кайгырмагыз,
Кызыгыз (исеме) керде «оҗмагка».


Ике як кодагыйлар җырлашкан куплетларны да әбием өйрәтте:

Син үстердең улыңны,
Мин үстердем кызымны.
Гомер буе тату җәшик,
Бир кодагый кулыңны.

 Кодагыйлар без икебез,
Пар киеник аклардан.
Дошман түгел, җил дә үтмәс,
Икебезнең арадан.

 Ыстаканның төпләрендә,
Бөтерелә бер үлән.
Кодагыем синең өчен,
Бер тереләм,бер үләм.

Әбием әлеге парның тормышы белән гел кызыксынып торды, беренче бәбиләренә бәби ашы алып барып, котлап кайта иде.

Әбием 1992 нче елда (81 яшьтә) Түбән Камага бертуган түтиемә кунакка барган иде. Анда кодалар да булган. Ул аларга үзенең җыруларын җырлаган. Әбиемнең җырлаганын магнитофонга яздырган булганнар. Без бу язмаларны бик кадерләп сакладык.

1) https://disk.yandex.ru/d/4iWemsO-s7vHRA
2) https://disk.yandex.ru/d/TgNDX4DXvy0AKw
3) https://disk.yandex.ru/d/GYOGNAyNvxfipA

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев