Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Сәлимуллина: “Дөньяларның тыныч булуы гына кирәк”

Алабугадан “Ак каз” фольклор ансамбле җитәкчесе Нина Сәлимуллина өчен узган ел ниләр алып килгән, киләсесенә нинди өметләр баглый.

Бу хакта без аның үзе белән сөйләшеп алырга булдык.

“Шәхсән үзем һәм гаиләм өчен узган ел бик авыр булды димәс идем. Шулай да әзрәк борчуларсыз, мәшәкатьләрсез үтмәде. Иремнең туганы якты дөньядан китеп барды.

Аллага шөкер, тамак тук нәрсә телибез шуны ашыйбыз, өс бөтен, барыбыз да сау-сәламәт. Ноябрь аенда дүртенче оныгым дөньяга килде. Дөньяларның тыныч булуы гына кирәк.  Мин бик позитив кеше. Төшенкелеккә бирелергә яратмыйм. Өйдә ремонт эшләре башлап җибәрдем, шулай әкренләп юбилейга әзерлек алып барам. Ансамблебезнең дә уңышлары сөендереп торды.  Районда да, республика күләмендә дә узган чараларда катнашып, лаеклы урыннарны алдык. Менделеевск районының Иске Гришкин авылында үткән “Җәмле Җураш буйларында” дигән фестиваль-конкурсында катнашып та беренче дәрәҗә лауреат булдык. “Безнең йортыбыз – Татарстан” конкурсында да лауреат исеменә ирештек. Үз театрым белән эшләүдә дә дәрәҗәле исемнәр белән бүләкләндем.  Киләчәктә дә дәрәҗәне төшермичә, зур уңышларга ирешеп яшәргә язсын. Барыбыз да исән-имин булыйк”, – дип сөйләде Нина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев