Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина ФАДЕЕВА: «Шушындый зур конференциядә минем беренче тапкыр катнашуым»

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбе директоры Нина Фадеева 3 июнь көнне Казан шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йортында узган Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының VI отчет-сайлау конференциясе турындагы фикерләре белән уртаклашты.

– Шушындый зур конференциядә минем беренче тапкыр катнашуым. Гәрчә керәшен дөньясында узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле кайнасам да. Миңа әле монда бөтен нәрсә яңа, делегатлар белән очрашудан, күңелдә – матур хисләр, эмоцияләр... Бүгенге конференциягә, анда кабул ителәчәк резолюция һәм карарларга өметләрем зурдан. Үз традицияләребезне, мәдәниятебезне саклау максатыннан, карендәшләрне тагын да ныграк берләштерү буенча ниндидер яңа чаралар оештырылыр, дигән зур хыяллар белән килдем.

Безнең районда күп милләтләр яши, барыбыз да бердәм һәм үзара тату. Район җитәкчелегенең ярдәмен тоеп яшибез. Мин үзем 37 ел “Чулпы” керәшен халык фольклор төркемендә йөрдем, эстафетаны өлкәннәрдән алсак та, өйрәнелмәгән кыйммәтләребез калгандыр, дип уйлыйм. Әле өлкән буын кешеләребез исән чакта, борынгылыкка барып тоташкан һәм әле без белеп бетермәгән борынгы көй-җыруларыбызны, йола-гадәтләрне берәмтекләп өйрәнергә кирәк. Моны хәзерлекле яшьләр эшләсә, яхшы булыр.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы бу юнәлештә эшли, арабызда яшьләр дә бар, шулай булгач, үз культурабызны саклаудагы уртак эш тукталмас, киләчәктә тагын да зуррак масштаб белән дәвам иттерелер, дип уйлыйм. Үз асылташларыбызны барлап, аларның тарихи кыйммәтен саклап һәм шуларга нигезләнебрәк – әмма бөтенләй сәхнәләштереп бетереп, бөтенләй заманчага әйләндереп түгел – үзебезнең халыкчанлык алга таба да дәвам итсен иде. Без керәшеннәр, үз асылыбызны, үз тарихи хәтеребезне саклау белән дә көчле бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев