Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Фадеева: «1986 нчы елдан бирле «Туганайлар» белән бергә яшим»

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылындагы мәктәп директоры «Туганайлар»ны яратып укый. Ул үзенең фикерләрен җиткерде.

Бүген кабат ничә еллык хатирәләрне яңартабыз, кабат тормыш йомгагын сүтәбез... Яңадан кабатлаулардан башлыйм. Мин 37 ел «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле солисты. 2016 нчы елда «Көмеш тәңкә» гаиләм ансамлен, мәктәптә шул ук елда «Яңгыравык тамчы» укучылар фольклор төркемен төзедем. Кыскасы, тик тора белмим... Матур нәтиҗәләребез дә шактый.

1986 нчы елдан бирле «Туганайлар» белән бергә яшәдем дисәм дә, бөртек тә ялган булмас! Мәктәптә «Яшь журналист» түгәрәгемдә йөрүче укучылар да «Туганайлар»га мәкаләләр яза иделәр. Шуның өчен мәктәпкә редакциядән «Рәхмәт хаты» да бирелде. Аны Людмила Даниловна шәхсән тапшырган иде.

«Туганайлар» дигәннән, газета тарихы белән кыскача укучымны таныштырып китүне бурычым дип саныйм. 2023 нче елның 14 нче мартында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен матбугатына багышланган «Кряшен сузе» газетасының 30 еллыгына һәм аның беренче мөхәррире Ананий Маловның тууына 85 ел тулуга багышланган «Совет чорыннан соң керәшеннәрнең вакытлы матбугатын үстерү» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Башкорстаннан да катнашучылар булды. Ә иң мөһиме: анда эшләгән, эшләүче хезмәткәрләр чыгышыннан никадәр бай мәгълүмат алып кайттым! Баксаң, керәшен газеталары да 1915 нче елдан, ягъни Бөек октябрь социалистик революциясенә кадәрге чордан ук чыгып килгән. Ә газета 1993-1999 нчы елларда «Киңәш,» «Керәшен сүзе,» «Керәшен хәбәре» 2011 нче елдан «Туганайлар» дигән баш астында басыла.

Чигенеш ясап, башта язылган фикеремә кайтыйм. Олы буыннар төркемендә «Чулпы» белән Республика керәшен оешмасының бәйрәмнәребезгә багышлап уздырылган зур җыеннарында еш катнаша идек. Башта сандык төпләрендәге күлмәкләрне кидек, 20 еллыгыбызны билгеләп үткәннән соң махсус киемнәр тектелелде…

2000 нче елларда, «Кач ману» га багышлап уздырыган җыен барышында, газетага подписка оештырылды һәм квитанцияләрдән лотерея уйнатылды. Шунда мин япь-яшь килеш бәллүр савытлар (графин, 6 стакан, 6 вино, 6 коньяк эчә торган чәркәләр җыелмасы) оттым. Аны хәзер дә кадерләп саклыйм. Бер генә бөртеге дә ватылмады. Аннары 2018 нче елда үземнең бәхетне лотореяда «Минем ота торган гадәтем бар,» — дип, кабат сынап карарадым — көмеш брошь иясе булдым.

«Туганайлар»ның даими, актив укучысы-подписчигы да әле мин. Газета битләрендә еш кына я үзем, я минем турында «Туганай» хезмәткәрләре язган мәкаләләр басылып килә. Кызлар бик креатив, эзләнүчән, заманнан алда барырга тырышалар хәтта. Алар белән яратып аралашам, эшлим, кирәк вакытта киңәшләшәбез дә. Кайбер мәкаләләрне, укучым, сиңа да тәкъдим итәм. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Киңәшләшеп яшик. Киңәшле эш таркалмас, ди халык. Ә халык ул — без.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев