Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Егорова мунча себеркесе әзерләү серләрен сөйләде

Мунчаны хуш исле себеркедән башка күз алдына китерүе дә кыен.

Себеркеле мунчаның файдасы күбрәк: ул кызуны куа, тәнгә массаж ясый, аның суы да сихәт бирә.

Чыгышы белән Балык Бистәсеннән булган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Нина Егорова Иванай авылындагы сеңелесенә кунакка кайткан.
“Сеңелемә кайтсам, әнием янына кайткан кебек булам. Вакыт юк дип тормый, тәмле ризыклар пешереп табын әзерли. Мунча себеркесе җыярга да өлгердек. Мунча себеркесен бөтен кеше дә бәйли белә, ә менә тәмен белеп, бөтен шартын туры китереп бәйләүчеләр сирәк.

Себеркене теләсә кайсы агачтан әзерләргә була. Алар барысы да кеше организмы өчен файдалы. Берничә төрле агачны бергә кушып эшләсәң, тагын да яхшы. Агачның төренә карап, аларны август аена кадәр киптереп куярга була. Бары тик бер уртак кагыйдәне генә онытырга ярамый – ботак яшь, сыгылмалы булырга тиеш. Күңелле, рәхәт булды. Себерке бәйләгәндә күңелдә, бер-бер артлы, шигырь юллары тезелеп китте.

“Апам”, диеп өзелеп торучы
Сеңлең булса әгәр яныңда,
Тормыш юлын үтү күңелле,
Яшәүләре җиңел тагын да.

Йөрәгеңне ачып сөйләргә,
Туганың булса, тагын ни кирәк?!
Сагыш, кайгы килгән чагында
Тик туганың сиңа нык терәк.

Аздан гына куңел булса,
Юктан гына хәтер калгалый.
Тормыш йөген берүзең тартасың,
Ярый әле, Ходай ташламый.

Язмышыңның төрле чагы булды,
Кайчак җиргә салып таптады.
Кайчагында бәла-казалардан
Күз карасы кебек саклады.

Елатты да сине, юатты да,
Бөеп куйды кайчак, сынмадың,
Алга таба инде, сеңелем
Матур булсын гомер юлларың”, – дип үзе язган шигырен дә сөйләп алды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев