Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Наумовтан Әрнәш авылы җырулары

Николай Павлович Башкортстанның Бакалы районындагы Әрнәш авылында туган.

“Минем папа да, мама да  җырларга оста иделәр. Туганнар җыелса, бергәләшеп авыл, табын  җыруларын яратып җырлаган чаклары бер дә онытылмый. Күп кенә җыруларын магнитофон тасмасына яздырып та калдым. Кайбер җыруларның сүзләрен сезгә дә җибәрәм”, – диде ул

 


Өстәлләргә җәйгән лә ашъяулыгым,
Баш-башлары буй-буйлы,
Баш-башлары буй-буйлы лай, чачаклы, 
Туганнарның яшәүләре ерак түгел, 
Ник сагындыра шул чаклы.

Өстәлләргә җәйгән ашүяулыгым, 
Укалы ла, ай, чачаклы.
Туган авылларым ерак түгел,
Нигә сагындыра лай, шул чаклы.

Бу өйкәйләрнең бүрәнәсе 
Әллә усак микән  лә, ай, шалтырый
Бу өйкәйләрнең лә хуҗалары,ай,
Түгәрәк, айлар кебек җалтырый

Язам сезгә сагынганда ай, 
Кайнар сәлам хатларын,
Кайчан гына кайтсам да гөрләп тора, 
Безнең туганнарның йортлары.

Сезнең өйкәйләрнең бүрәнәсе
Әллә усак микән дә шалтырый.
Безнең хуҗаларның, әй, йөзләре
Әллә кояш микән лә җалтырый.

***

Кунаклар да килгән безгә,
Дуслар да килгән безгә.
Кунаклар безгә килгәчтен
Тагын кем кирәк безгә.


Ай-ай, бәлешләрнең лә, и, кайнары.
Кайный, кайный чыга ла майлары.
Ай, җырлыкай, гөрләй лә, аш уздыра
Әрнәш буйларның ла байлары.

Урманнарга кереп каен кистем,
Каеннар да кисеп турадым.
Курыкмый да ашагыз, туганнар,
Кулларымны юып турадым.

Капка төпкәйләренә көртләр өйгән,
Көрән атлар җигеп кем килгән?
Көрән атлар җигеп килгән диеп ник сорыйсыз?
Сагынып сөяр сезнең туганнарыгыз ай, килгән.


Киемчеләр киемнәр, ай, кисәдер,
Каладыр ал арның, ай, кочагы.
Безнең күчтәнәчләребез бик күп түгел.
Бардыр әлә өстәлләрнең, ай, почмагы.


Биеккәй тауларның башларында,
Бай килене талкылар талкыйдыр.
Үзекәй талкылар талкыйдыр,
Йөзләрендә кояшлар балкыйдыр.


Урманнарга керсәң, кер сызгырып,
Селкенмәгән агачлар калмасын.

Кайсы илләрдә дә йөрсәң, яхшы йөр син,
Сокланмаган адәмнәр калмасын.

 

Әрнәш буйкайлары, эй, туера,
Яңгырлар да яуса куера.
Безнең туганыбыз бигрәк яхшы,
Калҗа турап тамак туйдыра.

Әрнәш буйларының урамын 
Яхшы атлар җигеп урадым.
Ашагыз, туганнар, и калҗасын,
Кулларымны юып турадым.

Кунаклар да китте, озата бардым,
Басу капкаларын да чыкканчы.
Озата бардым, карап калдым,
Күз керфекләрем дә талганчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев