Николаевлар гаиләсенең озын гомерлелек сере
Анна һәм Аркадий Николаевлар кебек, уртак гомер юллары 70 ел белән исәпләнүче гаиләләр Түбән Кама шәһәрендә генә түгел, республикада да сирәктер. Шушы көннәрдә генә ЗАГС хезмәткәрләре аларны котлап, ТАССР оешуның 100 еллыгына чыгарылган истәлек медале, бүләкләр тапшырды. Аларның исемнәре, тантаналы шартларда, Мактау кенәгәсенә дә кертелде
Узганнарны барлап
Туксан бишнең өске ягына чыккан Аркадий дәдәй дә, олы яшьтәгеләргә хас булганча, үсмерлек елларын искә төшереп утырды.
– Сугыш башлангач, Бондюг (хәзерге Менделеевск) клубы госпитальгә әйләнде. Ленинградтан, фашист бомбага тотканда яраланган сугышчыларны китерделәр. Директоры яшь кенә лейтенант иде. Мине кучер итеп алды, Ябалак пристаненнан ат белән продукт ташыдым, – дип сөйләде Аркадий дәдәй. – Почтадан хатлар да алып кайта идем. Похоронка китергәч, елый-елый авыл советына йөгерәләр. Үзләре: “Син почтада эшләмәсәң, абый исән булыр иде”, – дип мине гаеплиләр. Бик авыр тоела иде шул сүзләре. Биш класс Бондюгта укыгач, 1944 елның ноябрендә армиягә алдылар. Степан Тараканов, Гриша Евдокимов, Наил Абдуллин, Игнат Тихонов белән бергә, Монайдан 90 чакрым ераклыктагы Әгерҗегә җәяү бардык. Товар эшелонына төяп алып киттеләр. Игнат килгәндә үк авырды, аны өйгә кайтарып җибәрделәр. Ульян өлкәсенең Инза станциясеннән 7 чакрым ераклыктагы урман эчендә, запас лагерьда атарга, сугышырга өйрәттеләр. Наил белән Степанны – Сызраньга, офицерлыкка өйрәтергә алып киттеләр. Гриша Владивостокка, диңгез флотына эләкте. Иптәшләрнең күбесен Японга каршы сугышка сайлап алдылар. Командирлар күрмәгәндә мин дә сафтан чыгып алар янына баскан идем, тик “син молодой” дип, алмадылар. Буем – 154 сантимер, үзем ябык идем. Безне Кавказга алып киттеләр. 1951 елга кадәр корал складын сакладым. Армиядә 7 ел хезмәт иттем.
Керәшен авылларындагы гадәт буенча, ул вакытта хәрби хезмәттән кайткан солдатны өйгә чакырып кунак итәләр. Аркадийны алып килергә дип, Евдоким карт боларга оныгы Аннаны җибәрә. Чибәр кызны бер күрүдә ошаткан егет үзенең Варвара тутасына уен белдерә. Озак та үтми, ике димче карчык Анналар ишеген кага. Умаратачылыкка укып кайтып, колхозда эшләүче Аннаның кияүгә чыгу уенда да булмый. Димчеләр дә бирешми, кыз өенә кат-кат киләләр. Үги анасының: “Атаң белән торырсыңмени?!”, – дип каты әйтүе, табындагыларның таң атканчы туганнарча сөйләшеп утырулары да үзенекен итә – кыз ризалаша. Көн яктырганда Аннаны егет өенә алып кайталар. Көз көне өйләнешкән гаилә кышын читкә китә. Киров өлкәсенең Сосновкадагы шпал заводында эше авыр, ә түләве аз була. Яшьләр уйлашалар да, Удмуртия ягындагы Камбаркага, туганнары янына күченәләр. Аркадий урман участогында 14 ел агач кисә, тракторчы да була. Көне эштә үтә. Шуңа да йорт-җирдәге барлык мәшәкать урман посадкасында үсентеләр утыртучы Аннага төшә. Ул умарта да тота, мал да карый. Өч баланы – 1952 елда туган Коляны, аннан ике яшькә кечерәк Любаны һәм төпчекләре Володяны да үзе өстери.
“Өч республика чигендә яшәдек. Бакчабыз Башкортстанга карый иде. Урман участогы Удмуртиягә керә, сыерлар Пермь өлкәсе болынында йөри. Башлангычтан соң, балалар Башкортстанга кергән Әмзәдә интернатта укыдылар. Ул безгә 20 чакрым иде, – дип искә алалар Николаевлар.
Сүбәләктән – Актүбәдәге будкага
1966 елны Түбән Кама ягына килеп, Сүбәләктән йорт сатып алалар. Аркадий Спиридонович төзелеш трестына тракторчы булып урнаша, аннан экскаваторга утыра. Пенсиягә 55 яшендә чыккан Аркадий дәдәй ул вакыттагы “Юбилейный” спорт комплексына урнашып, әле тагын 14 ел дворник булып эшли. Бу гаиләдәге тәртип буенча, балаларның барысы да әтиләренә кар көрәшә, “Юбилейный”ның йөгереш мәйданын һәм башкаларны үз эченә алган территориясен җыештырыша. “Әти эшләгәндә бөтен гаиләбез белән ярдәм иттек. Ул киткәч, аның урынына дүрт кеше алдылар”, – дип әйтеп куйды кызы Люба.
Ә Анна Николаева ул заманда химкомбинат торак-коммуналь хуҗалыгына караган шәһәр мунчасының беренче кочегары була.
“Мунчаны ягып, сынап карау өчен килгән комиссия китүгә, әни безне чакырды. Белеп торыгыз, Түбән Кама мунчасында иң беренче юынучылар без, Николаевлар гаиләсендәге балалар булдык. Бу да, үзенә күрә, шәһәр тарихындагы бер вакыйга”, – дип сүзгә кушылды кызлары Люба (ул иске мунча урынында соңыннан бик шәп кунакханә төзеп куйдылар – авт.).
Сүбәләктән җәяү йөреп эшләве авыр булгач, йортларын сатып, 1967 елны Актүбә авылы фермасы янәшәсендәге будкаларның берсен алалар. Дүрт ел шунда торалар. Будка янындагы җирне казып, бәрәңге утырталар. Балалардан һәрберсенең үзенә билгеләнгән эше була: Люба кыяр үстерә, ә Коля су ташый...
Хезмәт хакы аз булгач, Анна 1967 елда насос станциясенә (соңыннан ул водоканалга карый) машинист булып урнаша, лаеклы ялга киткәнче шунда эшли. Биш ел дигәндә ишле гаиләгә ике бүлмәле квартир бирәләр, ә тагын өч елдан өч бүлмәлегә күченәләр. Башлы-күзле булган Коля да хатыны белән шунда яши.
Тырыш, гадел Анна Степановна 1971 елдан алып өч чакырылыш Түбән Кама шәһәр советы депутаты булып сайлана. Торак-көнкүреш комиссиясендә булганлыктан, йортларның кышкы ягулык сезонына хәзерлеген тикшерү, ишегалларының һәм балалар уен мәйданнарының төзеклеген карап-күзәтеп тору да йөкләнә. Тулай тораклар саен йөреп, андагы яшьләргә электр энергиясен, суны сак тотарга кирәклеген искәртү, сантехникалары сафтан чыкса, слесарьне чакырып китереп күз алдында ремонтлату – ул заманда анысы да депутатлар эше була.
Анна түти үзе “бар кеше кебек эшләдем инде”, дип тыйнакланса да, якыннары башкача уйлый. “Әни безнең командир булды, барысын да кулда тотты, эшләгәнне һәм тәртип яратты, – ди кызы Люба. – Кая китсәк тә, записка язып, өстәлдә калдыра идек. Өйдәгеләрнең кайда йөрүен барыбыз да белеп тордык. Бу хәзер дә шулай. 69 яшенә җиткән Коля да, эштән соң үзенең өенә кайтканын әйтеп, һәр кичне шалтырата”.
Гаиләдәге ныклы тәртип балаларга гына түгел, ир белән хатынга да кагыла. Аны беркем дә бозарга батырчылык итми. Балаларның өчесе дә Казан химия-технология институтында белем ала. Олылары Коля Казанда укый, калганнары – Түбән Кама филиалында, көндез эшләп, кич укыйлар. Николай “Нижнекамскнефтехим”да – смена начальнигы, Владимир – мастер, ә Любовь “Шин” җәмгыятендәге завод идарәсендә инженер булып эшли. Хәзерге вакытта Николай – “Татспецнефтехимремстрой” трестындагы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр штабы начальнигы, ә калганнар лаеклы ялда.
Бергәлек кадере
Чыгышлары белән икесе дә Монай авылыннан булган Анна һәм Аркадий Николаевлар дистәләрчә еллар дәвамында бер-берсенә терәк булып яшиләр. Узган ел азагында ковид белән чирләгәч, Анна түти генә колакка катыланган. Шуңа да, сөйләшкән һәр сүзне карты аңа аңлатып бара. Кызлары Люба үз гаиләсе белән ике арада йөри. Ковидтан соң, әти-әниләре яныннан китми яши диярлек. Өенә кайтып, вак-төякне эшләп, ире Василийга ашарга әзерләп килә, оныгын мәктәптән барып алырга да вакыт таба. Оныклар дигәннән, сигез оныклары һәм аларның уналты баласы өлкән Николоаевларга “әби”, “бабай” дип дәшә.
“Монай суының бер кырыенда без идек, икенче кырыенда – Анналар. Мин кар көрәгәндә, Аннаның үз әнисе Феодора, “молодец, тырышасың”, дип, узып китә иде. Күңеле сизгәндер инде үскәч үз кеше буласымны, – дип сөйли Аркадий дәдәй. Икесенең дә әниләре яшьли вафат булганнар шул.
Сугышның өченче елында әтисез дә калган Аркадий – тома ятим, Аннаны да үги ана иркәләп тормый. Яклаучысы булган әбисе дә үлгәч, унбиш яшеннән бар эш аңа өелә. Колхоз эшенә чыгып киткәнче, Анна иртүк торып сыер саварга тиеш була. Сабантуйга дип саклап торган оегына кадәр үзенә ала үги ана. Авыр тормыш, өйдәге катылык сабырлыкка өйрәтсә; тырышлык, эш сөю – ул чордагы авыл балалары өчен гадәти нәрсә. Икесенең дә язмышлары охшаш. Икесе дә үз хезмәтләре белән көн күрергә һәм тормышта бар булганына шөкер итеп яшәргә өйрәнеп үскәннәр. Бер-берсенә юл куеп, балаларны үстереп кеше итү өчен икесе тиң тырышканнар.
Шушы яшендә дә чибәрлеген җуймаган Анна түти иренең күзенә генә карап тора. Бу тормышта бергәлек кадерен белү өчен тагын ни кирәк?! Әнә бит, ерак яшьлекләрендәге җыруны да Аркадий дәдәй гомер иткән карчыгы Анна түтигә карап көйли:
Монай урамнары әйбәт урам,
Буйлары белән җөри белмәдек.
Җәш җөрәккәй булды, җитмәде акыл,
Җайлары белән җөри белмәдек.
Фирая МОРАТОВА.
Фотоларда: ЗАГС хезмәткәренең Анна һәм Аркадий Николаевны гаилә юбилейлары уңаеннан котлау мизгеллләре.
Виталий Соболев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев