Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чия Башында яшьләрне керәшенчә биергә өйрәттеләр

Мастер-класс Бөтенроссия программасы кысаларында узды.

Мамадыш районының Чия Башы (Никифорово) авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Туганайлар" фольклор ансамбле яшьләр өчен "Керәшен халык биюләре" исеме астында мастер-класс үткәрде. Әлеге чара "Пушкин картасы" программасы кысаларында узды. 

Оештыручылар яшьләрне керәшен биюе элементлары белән таныштырдылар, аннан бергәләп милли көйләргә биеп тә карадылар. Шулай ук, иске киемнәр, чиккән әйберләрне үз күзләре белән күреп, тотып карап, таныштылар.

"Яшьләребез үзләренең йола, традицияләрен онытмасыннар иде дигән теләктә калабыз", – дип чарадан соң белдерде Никифорово клубы җитәкчесе Петр Кириллов.

*2021 елның 1 сентябереннән Россиядә “Пушкин картасы” программасы гамәлгә керде. Ул 14-22 яшьлек россиялеләргә юнәлдерелгән. Әлеге программа кысаларында яшь буын музейларга, театрларга, концерт залларына, филармония һәм китапханәләргә бушлай йөри ала. Ел саен картадагы акча күләме яңартыла.

Фото: Петр Кириллов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев