Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ничек яшисез, авыл кешеләре?

Озакламый яз җитә, дуслар! Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты.

Көннәр аяз, күктән алсу нур сибеп, кояш көлә. Җиргә көмеш тамчы тама. Кышның салкыннарыннан соң без язны сагынып көтеп алабыз. Әмма авыл халкы өчен яз айлары бик тә мәшәкатьле. Бу хакта Тукай районының Мәләкәс авылында яшәүче аш-су остасы Люция Артемьева болай диде:

- Яз – сыерларның бозаулау чоры. вакыты. Бер атнадан соң без дә сыерыбызның бозау китерүен көтәбез. Зойкадан тыш тагын ике сыер, бозаулар бар, эшсез күңелсезләнеп утырырга туры килмәс. Март ахырында помидор чәчәчәкмен. Орлыкларны үзем ясыйм, сатып алмыйм. Без помидорның зур сортларын үстерергә яратабыз.

Чебиләр үскәннәрне сатып алырга булдык. Май аенда мулард үрдәкләр дә сатып алырга телибез, аларның итләре тәмле була.

Авыл тормышы мәшәкатьле, зур хезмәт һәм тырышлык таләп итә. Бакчада да, йортта да гаиләбез белән бергә эшлибез. Бергәләп терлек һәм кош-кортны карыйбыз. Хезмәтебез нәтиҗәсе дә күңелне шатландыра. Халык “язгы көн елны ашата” дип, юкка гына әйтмәгән.

Карендәшләр, сез дә язны көтәсездер, нинди эшләр башкарасыз, нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев