Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Леонид Давыдовтан яңа җыр

Карендәшләребез арасында җыр-моңга гашыйк кешеләр шактый. Андыйларның күбесе өздереп гармунда да уйный, кайберләре җырның сүзләрен, ә берәүләре көен яза.

Алай гына түгел, арада көен дә, сүзләрен дә үзләре язып, матур итеп уйнап-җырлап бирүчеләре дә бар. Шундыйларның берсе — Башкортстанның Бакалы районындагы Әрнәш авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Свердловск шәһәрендә гомер итүче Леонид Давыдов.

Махсус музыкаль белеме булмаса да, аның күңелне җәлеп итәрлек үзе иҗат иткән җырлары җитәрлек. Күп кенә җырларының сүзләрен дә, көен дә үзе яза. «Әрнәшем», «Бакалым» «Камаем» җырлары бик моңлы яңгырый.

Әле күптән түгел генә язылган «Камаем» җырын Бакалы ягында бик яратып кабул иткәннәр. Аның сүзләрен дә, көен дә Леонид Давыдов язган, ә җырны Бакалының Камай авылы егете Фидан Усманов башкара.

Фото: Л. Давыдовның шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

1

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Гордость наша!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ЛЕОНИД ЭНЕМ,ЖЫРЛАРЫН ШУЛЧАКЛЫ МАТУР,МОНЛЫ,СУЗЛЭРЕ ЙОРЭКНЕН БАРЛЫК КЫЛЛАРЫНА КАГЫЛЫП БЕР ЖЫРЛАТА,БЕР ЕЛАТА!ЗУР РЭХМЭТ,ТАЗАЛЫК,УНЫШЛАР СИНА!!!