Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нәсел тамгасында – адәм, фикер, очыш...

Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче Фая түти безгә үзләренең нәсел тамгасы фотосын юллаган.

Керәшеннәрдә әлеге вакытка кадәр игътибардан читтә кала биргән, әмма кыйммәтен һич тә югалтмаган уникаль мирас бар.
Ул – нәсел тамгалары. Андый тамгаларны элек “җир тамгасы” дип тә йөрткәннәр. Алар белән элек урман, печәнлек, көтүлек һәм басу чикләрен дә билгеләгәннәр. Аларны, гадәттә, чик буендагы имән баганага чокып ясый торган булганнар. Тамгалар төрле документларда, гаризаларда, ярлыкларда да күрсәтелгән. Бу очракта ул имза ролен үтәгән. Ыру тамгаларының кайберләре зиратларда хәзерге вакытта да саклана.
Тик аларның шактыеның инде кайсы нәселгә караганлыгы билгеле түгел. Агач материал черү сәбәпле, качларда язылган фамилияләрне уку кыен, ә кайберләрендә ул бөтенләй язылмаган.

Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче Фая түти безгә үзләренең нәсел тамгасы фотосын юллаган
“Бу минем бабайның әнисенең качындагы ыру тамгасы. Укый, яза белмәүчеләр үзләренең кайсы нәселдән икәнлеген аңлаган, подпись урынына йөрткән. Элек бит фамилия булмаган. Алар болай бер ни дә аңлатмыйдыр дип уйлыйм, кемдә тырма, кемдэ сәнәк ише сызыклар була”, – диде ул.
Тукай районының Мәләкәс авылы тарихын язучы, Роза Евдокимова болай диде: “Кайда нәрсә табам, шуны җыеп барам. Берничэ гаиләнең тамгаларын таптым. Берсе бик ачык, тик кемнәре булса калдымы икән, әлегә белмим, (фотосын без дә кукярга булдык).


Карендәшләр, ә сез үз нәселегез тамгасын беләсезме?


Ерак бабайлардан килгән тамга,
Безнең тамга – нәсел тамгабыз...
Әткәемә килеп ирешкән ул...
Нәсел тере! Исән калганбыз!
Ул тамганы әткәй, өй салганда,
Балта белән чапты нигезгә.
– Хәтерләп кал, улым, бу тамганы
Һәм яман сүз аңа тигезмә!
Бу тамгада – адәм, фикер, очыш...
Шулар һич тә туктап калмасын!
Тапшыра күр, берүк, оныкларга –
Бу тамганы сулар агызмасын,
Бу тамганы утлар алмасын!
Сукбай каны түгел – тамырында
Борынгыдан килгән кан яна! –
Синең өчен нәсел кызармасын,
Син дан өстә шушы тамгага!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев