«Нардуган» күгәрченнәре Кырбашны гөрләтә
Саба районындагы бердәнбер керәшен авылы Кырбашның фольклор ансамбле үз йолаларыбызны, җыруларыбызны яңарта.
Кырбаш авылында кунакта булып, гөрләтеп эшләп килгән «Нардуган» керәшен фольклор ансамбленең талантлы солистлары, белән күрешеп, матур җыруларын тыңлап кайтырга насыйп булды.
Ансамбль турында, «Нардуган»ның актив җитәкчесе Надежда Черненко сөйли башлады.
«Мин шушы авылда туып-үстем. Укуымны тәмамлагач, алты ел авыл клубында эшләдем дә, Владивосток егетенә кияүгә чыгып, шул якларга киттем. Ирем безнең якларны бик ошаткан иде, шуңа яңадан Кырбашка кайтып төпләндек. Әби-бабалардан калган йолаларны саклау, җыруларыбызны барлап халыкка чыгару максатыннан, үзебезнең ансамбльне оештырырга булдык. 7 кешенең барысы да өлкән яшьтәгеләр, алар — минем туганнарым, күршеләрем. Үзебезнең керәшен җыруларын, такмакларын бик яратып башкарабыз. Ансамбльдәгеләр өчен киемнәрдән альяпкычны һәм милли баш киемен үзем тектердем», — дип сөйләде Надежда Михайловна.
Ансамбльгә йөрүчеләрнең барысы да шушы авыл егет-кызлары. Зоя Фазылҗанова:
«Шәмәрдән егетенә кияүгә чыктым, өч улыбыз бар, берсе — хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә. 36 ел тимер юлда эшләп пенсиягә чыккан 87 яшьлек әнием дә безнең белән яши. Җыр-моң яратканга, авылда нинди генә бәйрәм, концерт булмасын, элгәредән үк катнашабыз. Үзем гармунда уйныйм, җырлыйм, биюдән дә читтә калмыйм», — дип сөйләп үтте һәм сыздырып гармунда уйнап, җырлап та күрсәтте. Керәшен киемнәренең тегелүе хакында да кызык итеп сөйләделәр алар. «Мингәр Сабантуена чакырдылар. Бару өчен, киемнәрне Чурадан алып торган идек. Без күрсәтәсе күренештә сырлы стакан кирәк булып чыкты. Таба алмыйбыз гына бит. Шулчак, күрше хатыным, Поршурда туып-үскән Лидия Захарова: «Әйдәгез, минем тәтәнең сандыгыннан карыйк әле», — диде. Барып, сандыкны ачсак, андагы байлык! Күлмәклек 36 метр тукыманы да шуннан таптык. Өлге итеп Сәнкә тәтәнең күлмәген дә, үзебезнең әбиләрдән калганын да алдык. Алъяпкыч минем әбинеке иде», — дип дәвам итте сүзен Зоя Ивановна.
Гомеренең 33 елын тимер юл хезмәтенә багышлаган Роза Зәкиева да ансамбльгә йөри.
«Биектау тимер юл станциясе булган Коркачык поселогында озак еллар яшәсәм дә, туган җирем үзенә тартты, лаеклы ялга чыгу белән, Кырбашыма кайттым. Ике кызым, бер улым, дүрт оныгым бар. Оныгымның да берсе кияүдә инде. Унике ел пенсиядә инде мин, шуның ун елын мәдәни чараларда катнашып, күңелле генә яшәп ятабыз», — дип кушылды шигъри җанлы карендәшебез.
Ансамбльнең тагын бер солисты Вера Тимерханова үз районнары егетенә кияүгә чыгып, ике бала үстергәннәр, дүрт оныклары үсеп килә.
«Без үзебез генә түгел, балаларыбыз да авылда, районда узган чараларда катнашырга тырышабыз. Алар да керәшен йолаларын, җыруларын өйрәнеп үстеләр», — диде.
Ансамбльгә йөрүче Валентина Павлова да алты оныгы, ике кызы турында сөенеп сөйләде:
«Туган якта яшәү — бәхет, барыбыз да бертуганнардай тату. Без җырлаган җыруларны яшьләр дә отсын, йолаларыбыз югалмасын, авылыбыз яшәсен иде».
Моң-дәрте ташып торган Валерий Максимов — коллективның бердәнбер егете.
Ул җырлап җибәргәч, кызлар биергә тотынды, без дә түзмәдек, кушылдык. Ул:
«21 яшемдә Балтач ягындагы Көшкетбаш авылының керәшен кызына өйләндем. Ике кыз, бер ул үстердек. Оныгыбыз бар, тагын булыр дип өмет итәбез. «Нардуган»га гади күгәрченнәр арасына ала күгәрчендәй килеп кушылдым, Аллага шөкер, бик матур гына эшлибез», — дип көлдереп алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев