Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наратасты авылы тарихы

Наратасты авылы — Игэнә елгасы ярында, Сарманнан төньяк-көнбатышка таба 11 чакрым ераклыкта урнашкан.

Архив мәгълүматларына караганда авыл турында 1719-1722 еллардан билгеле. 1860 елга кадәр авыл халкы дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. Халкы җир эшкәртү, терлек үрчетү, ат чанасы һәм ат арбасы ясау белән шөгыльләнгәннәр. 1870 елда авылда су тегермәне дә булган.

Авылның барлыкка килүе турында кызыклы фараз да бар: Наратасты авылына, өлкән кешеләрнең сөйләвенә караганда, 1800 еллар тирәсендә Кабан-Бастырык һәм Дисеп авылларыннан күчеп килгән кешеләр нигез салалар. Беренче булып, Григорий Данилович исемле кеше күчеп килгән. Килгән кешеләр, бер зур урам булып, тезелеп утырганнар. Анда бик зур урман булган. Зур урынны биләп, кура җиләге куаклары үсеп утырган. Кешеләр, агач төпләп, үзләренә җир мәйданы әзерләгәннәр. Тау астында, нарат урманы эчендә булганга күрәдер, авылга Наратасты дип исем биргәннәр.

Россияда 1795 елда уздырылган бишенче ревизия мәгълүматы буенча, Наратасты (Иске Игәнә Бисипово) авылы Оренбург губернасы Уфа наместниклыгы Минзәлә өязе Янурыс волостенә кергән.

1812 елгы Наполеон сугышында әсир калган французларга җир һәм урман биргәннәр. Шул вакытларда Наратастыннан ерак түгел урында 40 дисәтинә җир һәм шуның кадәр үк урман биреп, Брюгер фамилияле французны урнаштырганнар. Ул шунда яшәп, халык хисабына баеган. Ул тирәдәге урманнан халык бер чыбык та сындырып ала алмаган. Кулакларны куганда, аны да куганнар.

1920 елда Чукмарлы һәм Наратасты авыл советлары төзелә. Наратастында ул каравыл өендә урнаша. Һәр ике авылда да, флаг элеп куялар. Авыл Советының беренче председателе итеп, Николай Ямашев куела. Беренче секретарь — Степан Миронов була. 1930 елда авыл Советлары кушылып, Чукмарлы авыл Советы төзелә.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Языкау волостена керә. 1920 елдан — ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан — Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Сарман районында.

1903 елда бу авылда 606 кеше яшәгәнен хәзер күз алдына китерүе дә авыр. Башка авыллардан аермалы буларак, биредә халык һәр чорда да чагыштырмача иркен яшәгән. Хуҗалык саен диярлек мунча, мал-туар булган.

Сарман районы оештырылганда, Наратасты авыл Советы да оештырыла. Халык саны — 439 кеше була. 2006 елга кадәр Наратасты авылында башлангыч мәктәп эшли.

1930 елда авылда «Ленин призывы» колхозы оештырыла. 1951 елда В. И. Ленин исемендэге колхозга кушыла (үзәк утары — Чукмарлы авылы), 1963 елда хуҗалыкның исеме «Чулпан» колхозы дип үзгәртелә. 1994–2002 елларда авылда —"Чулпан" күмәк предприятиесе, 2003 елдан — «Мәрданов» крестян-фермер хуҗалыгы, 2004–2005 елларда «Чулпан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Хәзерге вакытта 2 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев