Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наилә Әлмиева Керәшен Сәрдәсендә булып, өлкән яшьтәгеләр белән аралашкан

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче галим, керәшен халык җырларын җыючы Наилә Әлмиева Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә булган.

Наилә ханым керәшен җыруларын 1978 елдан бирле җыя һәм китап итеп чыгара.

 «Без бергәләп керәшен җыруларының мәгънәсе турында сөйләштек. Олы кунак өчен үзебез белгән җыруларны җырладык,  авылыбыз  йола-гадәтләре турында сөйләдек, милли киемнәр белән таныштырдык. Ә иң төп темалар: Тройсын бәйрәме, түгәрәк уен, (түгәрәктә кайсы якка әйләнү, күләме, такмаклары, ир-егетләр дә катнашканмы?),  Симек тарихын, Олег Александрович төгәл итеп сөйләп бирде. Соңгы юлга озатуның бездәге йоласын. Авылыбызның иң өлкән әбисе белән дә очрашты. Марина Никитинага 97 яшь. Бу бик әһәмиятле эш. Авыллардагы әбиләр калмаса, халык байлыгы юкка чыгачак», – дип сөйләде «Чулпы» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Евдокия Никитина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев