Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Надия Волкова: “Чәчәкләремнән яшәү дәрте алам”

Балтач районының Дорга авылында яшәүче Надия Волкованың ишегалды чәчәк бакчасы кебек.

Капкадан ишегалдына кергәч, үземне балалар бакчасы территориясенә эләккәндәй хис иттем. Бәбкә үләне үсеп утырган шау чәчәктәге ишегалдында төрледән-төрле фигуралар тезелеп киткән. Надия ел саен чәчәкләр генә утыртып калмый, ә алар янына куян, аю сыннары, матур «кояш», кое да ясый. 

— Яшь вакытта, кайда куйсалар, шунда эшләдем: фермада, балалар бакчасында, клубта. Тик утырырга яратмыйм. Күршедә генә үз гаиләсе белән улым яши. Аның хатыны Эльмира — оста кыз. Бергәләшеп фигуралар, чәчәк савытлары ясыйбыз. Бик җиңел эш түгел икән ул. Аннары аларны ел саен яңартып, буяп та торырга кирәк, — дип үзенең чәчәкләр патшалыгын күрсәтеп йөрде Надия Волкова. 

— Аларны ясау өчен ким дигәндә 1 атна вакыт китә. Фантазия, сабырлык, тырышлык таләп ителә, — дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшебез. — Чәчәкләрнең төрлесен утыртам. Үсентеләрен сатып алам. Быел беренче тапкыр гортензия утырттым, әкренләп үсә. Иртә-кич су сибәм, розаларга тирес суы әчетеп сибәргә кирәк, гортензияга — сыворотка, алар шулай җитмәгән витаминнарны алалар, — ди чәчәк үстерү сере белән дә уртаклашты Надия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев