Надежда Кондратьева шигырьләре
Карендәшебез Надежда Кондратьева 1914 елда Теләче районының Карабаян авылында дөньяга килә.
РСФСРның атказанган укытучысы гомеренең күп өлешен татар балаларына рус теле укытуга багышлый. Ул балаларның якын дусты, күп укытучыларның өйрәтүчесе, тәрбиячесе була. Заманында аның күңелне җылытырлык шигырьләре һәрдаим газета-журналларда басылып тора. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.
ЯШЬ УКЫТУЧЫГА
һәр көн көтәр сине мәктәп,
Белем сорый нәни дусларың.
Иптәшләрең сөеп каршы алыр,
Сузып сиңа ярдәм кулларын.
Күпме күзләр сынар класста,
Мөлаемлык көтәр яшь йөзләр.
Синең өчен үткен корал булыр
Йөрәгеннән чыккан саф сүзләр.
Чәчә белсәң белем орлыкларын,
Гөрләп үсәр анда яшь гөлләр,
Юл юк җиргә яңа эзләр сал син,
Истәлеккә калсын бу көннәр.
Язгы каен
Сирәкләнгән моңлы каенның
Бөдрәләнгән куе чәчләре.
Ул котыла кышкы салкыннан,
Шатлыгыннан тама яшьләре.
Язгы нурлар аны яратып
Ямь-яшел шәлгә төрер.
Күз яшеңне сөртергә дип
Жилләр кулъяулык бирер.
Ай күзләр аны төннәрен,
Йолдызлар аны сөяр.
Янына баскан гашыйклар
Син шаһит безгә дияр.
ТАҢ
Таңны кара, никадәрле
Төсләр җыйган үзенә.
Әкияттәге матурлыкны
Бирә ул Җир йөзөнә.
Ут төсендәге ефәген
Салган шадра суларга,
Алсу, зәңгәр шәлен биргән
Урман, болын, кырларга.
Ул болытны кушкан әнә
Челтәр-чаршау капларга,
Жәйге кояш кызуыннан
Игеннәрне сакларга
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев