Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Надежда Юмагулова: «Бездә укучыларны яратучы педагоглар эшли»

Мөслим районының Яңа Усы төп мәктәбе директоры Надежда Юмагулова мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге турында сөйләде.

Надежда ЮМАГУЛОВА, Мөслим районының Яңа Усы төп мәктәбе директоры:

– Бу яңа уку елында Яңа Усы мәктәбендә 16 бала белем алачак. Болары янына әле мәктәпкәчә төркемдәге 3 бала да өстәлә. Әмма быел беренче класска бер бала да керми. Укучылар, милләтләре буенча, керәшен, рус, мари һәм катнаш гаиләдәгеләр. 2018 елда гына капиталь ремонт ясалган иде бинабызга. Балаларыбыз тәртипле булгач, мәктәп чиста, матур, ремонтлыйсы булмады.

Укытучыларыбызның барысы да үз авылыбызныкы. Бездә укучыларны яратучы педагоглар эшли. Мәктәптән чыгып киткән укучыларыбызның язмышы белән дә кызыксынып торабыз. Узган уку елында тугыз класс тәмамлаган 2 баланың берсе укуын Мөслим мәктәбендә дәвам итә, икенчесе Чаллы шәһрендәге техникумга керде. Ә быел тугызынчы класска 3 малай килә. «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» районкүләм акциясе кысаларында мәктәбебездәге өч балага 3әр меңлек сертификат бирелде. Әтиләре махсус хәрби операциядә булганлыктан, мәктәпкәчә төркемгә йөрүче ике бертуган бала бакчага йөргән өчен түләүдән азат ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев