Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Начта әби тәрбиясе

Питрәч районының Янсуар авылында туып, шунда гомер итүче Екатерина Яковлева балаларга тәрбия бирүдә әби-бабайларның, гаиләнең роле зур булуын сөйләде.

Екатерина Ивановна гомеренең күп өлешен мәктәптә, балалар бакчасында эшләп, балалар тәрбияләүгә зур өлеш керткән кеше.

Балаларга тәрбия биру – тормышыбызның ин мөhим өлешедер.

Балалар безнең киләчәгебез. Бала кечкенәдән үк үз үзенә хезмәт күрсәтү hәм билгеле бер режимны үтәү  бурычларын, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген белеп үсәргә тиеш. Әлбәттә болар барысы да гаиләдә, ата-ана тәрбиясендә бирелә.

"Ни чәчсәң, шуны урырсын", "Атасына карап улын, анасына карап кызын коч", " Оясында ни курсә, очканда шуны кыла" кебек халык мәкальләре гаилә тәрбиясен аңлата.

Үзебез үскәндә нинди тәрбия алган булсак, балаларга да шул тәрбияне бирергә тырыштык. Әтинең әнисе Начта әби белән булган бер тәрбияви моментны гел искә төшерәм. Без әбинең барлыгы 15 оныгы идек. Җәен бакчаларда кура жиләге өлгергәч, ул безне бакчаларына 15-20 минутка чиратлашып җиләк ашарга кертә торган иде. Алдан өйрәтеп куя: куакларны сындырмаска, таптамаска. Үзе безнең белән керми иде. Үз вакытыбыз үткәч, бакчадан чыга идек. Барыбыз бергә керсәк, бакча тапталып бетәр иде. Бала-чага бит, уйнап онытып та китәргә мөмкин. Үзебезнең бакчада да җиләк үсә. Юк, әбинең җиләге, иң тәмлесе! Саный китсэн, куп инде ул андый мисаллар.

Үз балаларыбызны тәрбияләүдә дә әти-әниләрнең өлеше зур. Әби-бабай белән үскән балаларда аерым бер төрле тәрбия. Балалар күбрәк аларның күзәтү астында була бит. Әбиләрдән керәшен йола-гадәтләребезне, иманнарны ишетәбез.  Җыруларны күңелгә кертергә онытмый алар. Шулай ук дини тәрбия дә алардан бирелә. Дин начарга өйрәтми, киресенчә, начар гадәтләрдән арынырга өйрәтә. "Аллага шокер!", " Алла сакласын", " Аллага тапшырдык", "Ходай курсәтмәсен" сузтезмәләрен гел кулланабыз. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” дигәнне hәр ата-ана истән чыгармаска тиеш, дип уйлыйм мин”,– дип сөйләде Екатерина Ивановна. 

Начта әби бакчасында. 1966нчы елларда төшерелгән фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев