Сарсаз-Баграж халкы ялга кайткан хәрбиләрне озаткан
Сарсаз-Баграж авылы халкы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдаш егетләрен олы юлга чыгар алдыннан фатиха биреп бергәләп озата.
Күптән түгел ялга кайткан тагын ике хәрби егетне авылдашлары җыелышып, изге теләкләрен юллап озатты. Егетләрне озатырга килгән һәркем дөньяларның тыныч булуын, егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Әлеге егетләр мобилизация буенча Ватан сагына басты. Ялларын әти-әниләре, гаиләләре, дуслары белән бергә уздырдылар. Тик рәхәт вакытлар бик тиз үтә шул. Әлбәттә, аерылышасы килми, шулай да, китәргә кирәк. Бу егетләрдә патриотизм хисе көчле, яшьтән үк тырыш булып үсеп, Ватан алдында хәрби бурычларын үтәделәр, мобилизация игълан ителүнең беренче көннәрендә үк илебез иминлеген сакларга киттеләр. Үзләрен озатырга килгән һәркемгә кочаклап рәхмәтләрен җиткерделәр.
Мәктәп директоры Валентин Мартемьянов, педагогик хезмәт ветераны Александр Биканов җыелган халык алдында чыгыш ясап, егетләргә олы юлга кузгалыр алдыннан теләкләрен җиткерде.
– Бүген без махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләребезне озатабыз. Аларга без уңышлар телибез. Авыл халкы хөрмәт итә һәм ярата сезне. Иң мөһиме – исән-сау кайтыгыз, үзегезне саклагыз! Менә шулай бергә-бергә тагын сезне каршы алырга язсын, — диде алар.
Сарсаз-Багражда махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челәтәрләре үрәләр. Челтәр үрүчеләр дә хәрбиләрне озатырга килеп, үз күчтәнәчләрен – маскировка челтәрләре һәм үзләре ясаган чәйне тапшырдылар.
Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев