Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Музейда — сәхнәдә артист Вера Минкина кигән керәшен күлмәге

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры җитәкчелеге Палый карчык күлмәген Бахта авылы музеена бүләк иткән.

Г. Камал исемендәге театр артисты, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты, карендәшебез Вера Минкинаның «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясендә Палый карчык ролен башкарганда кигән керәшен күлмәге хәзер Чистай районының Бахта авылы музеенда сакланачак. 

Театрдан әлеге күлмәкне алу өчен, Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов Казанга махсус килгән иде.

«Вера Минкинаның туган авылы Бахтада музей ачылгач, якташ артистыбызның сәхнәдә кигән берәр киемен музейга экспонат итеп бирә алмассызмы дип, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якуповка мөрәҗәгать иткән идек. Бу уңай хәл ителде. Казанга барып, театрдан үз кулларым белән алып кайттым. Театр директоры Илфир Якупов ул сәхнә костюмын легендар артист Вера Егоровна төсе итеп, кадерләп саклавыбызны үтенде»,— дип сөйләде Алексей Тихонович. 

XX гасыр азагында Казан һәм республикабызның башка шәһәрләре сәхнәсендә танылган артист Вера Минкинаның Палый карчык ролендә сәхнәгә киеп чыккан киемнәре — чын керәшен күлмәге, шундый ук алъяпкыч һәм тамакса әле бүген дә төсен югалтмаган. Тотып карарга да жәлләп, сокланып карап тордык та, ахырда түзмәдек, Җәкәү йорты белгече Марина Казакованы артист Вера Минкинадан калган күлмәк-алъяпкычтан фотога да төшереп алдык. 

Чыннан да шул күлмәкме-түгелме, дип сагаеп калучылар булса, чагыштырып карагыз. Бу фото — театр Түбән Камага «Гөргөри кияүләре» белән гастрольгә килгәч, спектакльдән соң төшерелде. Вера Минкина өстендә — шул күлмәк, алъяпкыч...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев