Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мөслим ягында бәйрәм-туйларда җырлана торган җырулар

Мөслим районының Яңа Усы авылында яшәүче Лидия Романова язмасы. 1995 елда язылган.

Бәлеш ачканда җырлана:

Ай-хай, бәлешләрнең и кайнары,

Тышларына чыккан майлары.

Җырлау кирәк, сыйлау кирәк

Килгән кунакларның байлары.

 

Безнең авылның магазинын

Сатучысы килми ачмыйлар.

Өстәлләргә килгән бәлешләрнең

Үбешмичә өстен ачмыйлар.

Магазинның сатучысы ай, килде инде,

Үбешкәчтен, бәлешләргә тәм керде инде.

 

Ит чыгарганда җырлана болары:

Биеккәй дә тауларның башларында

Ак каеннар кисеп турадым.

Ашагыз да, туганнар, и-калҗасын,

Кулларымны юып ла турадым.

Йөгерепкәй төштем су буена,

Ярма юа урыс марҗасы.

Ярмалары дөге лә и ярмасы,

Ризыкка язсын калҗасы.

 

Күчтәнәч белән килүчеләргә:

Җирәнкәй дә ике атыгыз,

Аның берсен безгә сатыгыз.

Бу кадәрле күп күчтәнәчне

Ничек тартып килде атыгыз?

 

Киемчеләр киемне, ай, кисәдер,

Кала микән аларның почмагы?

Кулларыгызны талдырып тормагыз,

Бар бит сезгә өстәл почмагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев