Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Моннан йөз ел элгәреге Кибәчтә

Казан керәшен педагогия курсларының беренче курс тыңлаучысы Александра Филиппованың “Минем авылым” сочинениесе. (ТАССРның Лаеш кантоны Пановка волосте Кибәч авылы) 1921 ел.

Минем авылым Кибәч дип йөртелә. Ул Казан губернасының Лаеш өязенә, пановка волостена керә. 

Авылда өч йөзләп өй. Биредә бары тик керәшеннәр генә яши. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, умарта тота. Игенчелек һәм терлекчелек белән барысы да шөгыльләнәләр, ә умартачылык белән — бик сирәкләре. 

Хатын-кыз йорт-җирдә эшли: малларны карый, ашарга әзерли. Кышкылыкта, күбесенчә, кичләрен һәм, вакыт булганда, көндез дә җеп эрлиләр. Яз җиткәч, кызлар киндер тукыма тукыйлар. Бик күп итеп тукыйлар, чөнки барысы да — хатын-кызлар да, ирләр дә өйдә тукылган тукымадан тегелгән кием кия. Тукый башлаганда ниндидер сүзләр әйтәләр. Ә тукып бетергәч, тукыманы кисеп бетерми торып, өйгә беркемне дә кертмиләр. Аны кискәндә өйгә кем дә булса керсә, ул кеше тиздән үлә, диләр. Тукырга тотынганда яки башка берәр эш башлаганда, үз семьяларыннан кулы җиңел булган берәр кешене кертәләр. 

Бәйрәмнәрдә кызлар көмеш тәңкәләр һәм калпак-чачак кияләр, ә яшь хатыннар —түгәрәк яулык, ак яулык. 

Күмү йолалары. Үлгән кешене өйдән алып чыгып киткәнче пичкә ягалар һәм төрле сүзләр (иман сүзләре, ахры) әйтеп, коймак пешерәләр. Аны, үлгән кешене искә алып, ашыйлар. Шулай ук, барлык туганнары да үлгән кеше өенә коймак, май һәм күкәй алып килә. Алар да, иман әйтеп, үлгән кеше каршында ашыйлар. Әгәр дә үлеләр ашы алып килмәсәң, үлгән кеше ачуланырга һәм ни дә булса китереп чыгарырга мөмкин дип әйтәләр. 

Үлгән кеше гәүдәсен җирләгәннән соң, ул үлгән урынга өч көн постель куялар. Ул төнлә кайта, дип әйтәләр. Аны, үлеменнән соң тугызынчы һәм кырыгынчы көнне искә алалар. Бер ел яки ике ел үткәч, «Ашын уздырабыз», — диләр. Сыер яки үгез суялар, алары булмаса, сарык... 

Яңгыр яумаганда, су сибешәләр. Ул чүлмәнчекей дип йөртелә. Элек елгада котел юганнар, хәзер анысы юк инде. Әгәр дә алардан ни өчен болай эшлисез, дип сорасаң, алар: «Безнең әтиләр һәм бабайлар нәкъ шулай эшләгән, без дә алар үрнәге буенча барырга тиешбез», — диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев