Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Моннан җиде ел элек, Наратастындагы бәйрәмдә

2016 елда әзерләгән бу язма – Фирая Моратованың шәхси архивыннан.

Сарман районындагы Наратасты авылының 300 еллыгына багышлап, 2016 елның июль башында уздырылган бәйрәмнән соң шактый вакыт үтте. Шәхси архивымны барлаганда, очраклы рәвештә, шул бәйрәм турында язылганнарга юлыктым.

Ерак тарихка күз салып

Моннан өч йөз еллар элек кемнәр аяк басты, кемнәр килеп төпләнде икән бирегә. Табигатьнең, мөгаен, нәкъ бүгенгедәй иң матур мизгелендә биек-биек нарат урманнары шаулап утырган тау итәгендәге йөгерек Иганә елгасы янына килеп чыккач, бу гүзәллеккә бер мәл таң калып торгандыр алар. Хәзерге заманның түтиләре, дәдәйләре балачакта үз әби-бабайларының, “бирегә килгән ирләр юан-юан наратларны төпләп, авыл торгызганнар, чәчүлек җир әзерләгәннәр”, дип сөйләгәннәрен хәтерли әле. Дәүләт архивында саклана торган “ревизская сказка”да 1795 елдагы бишенче ревизиядәге мәгълүматта Василий Ивановның дүртенче ревизиядә, ягъни 1783 елда 68 яшьтә булганлыгы язылган. Шулай ук, Иван Афанасьевның да 67 яшьтә икәне күрсәтелгән. Димәк, шушы Наратастында 1715-1716 елда туган балалар булган алар. Әгәр кызыксынучылар табылса, Мөслим районының Яңа Усы авылында чиркәү җиткерүгә зур көч түккән Валерий Кондратьевның, безнең үтенеч буенча юллап алып кайткан “ревизская сказка” битләренә күз салырга була. Архив материаллары Николай Лобашев кызы Галинада саклана.

Әлеге архив документыннан күренгәнчә, Наратасты авылында 1783 елда – 42 ир заты, 1795тә – 52 (48е – старокряшен), 1811дә инде 61 ир-ат (шуларның 47се – старокряшен) исәпкә алынган. 1860 елда Наратасты халкы дәүләт крестьяннары категориясенә кертелгән. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән, утын чанасы ясаган, 1870 елда үзләренең су тегермәненә кадәр булган. Ә инде 1913 елда Наратасты халкының саны 606га җиткән.

Ерак тарихларга күз салсак, шул чорда ук якын-тирәдәге авыллар белән кыз бирешеп, кыз алышып, дусларча яшәгән Наратасты халкы. Мәсәлән, 1795 елгы җан исәбен алуда 43 яшьлек Григорий Матвеевның, хатыны Анна үлгәч, Иске Мунча авылыннан старокряшен кызы Мария Андрееваны алып кайтуы, аларның Кирилл һәм Настасья исемле балалары туганлыгы язылган. Соңыннан ул кызлары Ләке авылындагы старокряшенга кияүгә бирелгән... Кириллның хатыны Авдотья Васильевна Бухарай авылыннан, старокряшеннәрдән алынган.

Шул рәвешле, Наратастын XVIII гасырда ук үзе шикелле керәшен авыллары белән туганлык җепләре бәйләгән. Андый туганлык җепләре хәзерге тизлек һәм техника заманында тагын да ераграк аралардагы керәшеннәр белән дә бәйли. Бүгенге бәйрәмнең кунаклары арасында Бакалы районының Корчай керәшен авылыннан килгән “Идәшбаш” ансамбле дә бар. Корчай ул – Наратастындагы Лобашевлар кияве, Галина Николаевнаның ире Михаил Пятибратовның туган авылы.

Бәйрәм шатлыгын уртаклашып

Наратасты бәйрәмен авылның керәшен киемле түтиләре, кызлары; Ләкенең “Игәнәй” ансамбле һәм Башкортстаннан килгән “Идәшбаш” җырчылары мәйдан әйләнәли җырлый-җырлый башлап җибәрделәр.

Наратасты авылы халкының бу олы шатлыгын уртаклашырга Сарман мунципаль районы башлыгының аппарат җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Фәлих Мостафин да килгән. Алар эшкә уңган авыл халкын котлап чыгыш ясадылар. Шулай ук, Наратастының горурлыгы булган, гомер буе мәгариф тармагында җитәкче урыннарда эшләгән Марс Егоров та авылның мактанычы булган кешеләре турында сөйләп үтте. Бүгенге тыныч тормыш хакына сугыш кырында ятып калган авылдашларын рәхмәт белән искә алды.

Халыкның хәтерен уятырдай сүзләр сөйләгән Марс Федоровичны мәйдандагылар тын калып тыңлады. Тарихи узганнарны белгәндә, ир-җегетләр батырлыгы хәтерләрдә яшәгәндә генә халык та  бердәм, ил дә куәтле, нык була. Бөек Ватан сугышы да илебез тарихында совет кешеләренең бердәмлек, батырлык үрнәге буларак сакланыр. Марс Егоров чыгышыннан соң ук, мәйданга бәйрәмнең хөрмәтле кунакларыннан берсен – күрше Зәй районның Югары Баграж җегете, шагыйрь Никифор Тукмачевны чакырулары очраклы гына булмады. Сугыш чоры баласы Никифор Ионович үзенең шигырьләрен дә сөйләде, гармунында җаннарны елатырлык итеп уйнады да..

Өлкәннәргә – хөрмәт, яшьләргә –матур киләчәк

Авылның иң өлкән кешесе, шушы 2016 елның Питравында, ягъни 12 июльдә 95 яшен тутырачак Лөкия әбине дә мәйдан уртасына чыгарып котларга җыенганнар иде. Үзе килә алмагач, бүләген якыннарына тапшырдылар. Лөкия әби – улы Марс белән, сабырларның да сабыры булган килене Руфия ханым тәрбиясендә яши. Марс Федорович әле бер-ике ел элек кенә авылдагы йорт-җирләрен өр-яңадан төзеп куйды.

Наратастында туып, шушында яшәүче иң бәләкәй кыз Алинага да бәйрәм бүләге әзерләнгән иде. Алина – Энҗе белән Вадим Карповларның кызлары. Энҗе Балтачтан ук килен булып төшкән. Алар – Наратастының киләчәге, өмете булып, бүгенге көндә авылда яшәп калган иң яшь гаилә дә әле.

Питрау атнасында юбилеен билгеләп үтүчеләр арасында 80 яшен тутырачак Татый түти дә бар. Ләке кызы Татьяна белән 60 ел элек  гаилә корган Прокофий – бүгенге көндә бәхетле парлар. Бәхетле, чөнки алар инде үз нәселләренең өченче буыны булган оныклары Алеша белән Алинаны алларына утыртып сөяләр. Татый түти һәм Купи дәдәй белән бер нигездә уллары Михаил белән киленнәре Галина яши; йорт салып, оныгы Вадим белән Энҗене башка чыгардылар. Киленнәре Галина чыгышы белән Бордыныкы булса да, шәһәрдә үскән кыз. Авылга килен булып төшкәч, бер дә шәһәр кызы мин дип тормаган, дуңгыз фермасына эшкә кергән... Хәзерге вакытта, эшмәкәр буларак, Наратасты һәм Чукмарлы халкын тоз, ипи, шырпыдан башлап көнкүрештә кирәк барлык товар белән тәэмин итә ул. Бу эштә аңа кодагые – бала-чагасын да, олысын да бертигез күрүче ачык йөзле сатучы Мария булыша... Авылдашлар, тормыш-көнкүрештә үзләрен борчыган һәрбер мәсьәлә белән, Галина Алекссевна янына баралар, чөнки ул – Чукмарлы авыл җирлегендә авылыдан бердәнбер депутат!

Наратасты авылы яралганның беренче елларыннан ук диярлек Ләке белән ике арада кыз алу, кыз бирү гадәте булганын әйтү дә урынлы булыр. Архив язулары да шул хакта сөйли. Ләкенең “Иганә” керәшен фольклор ансамбле Татый түтигә һәм исемнәре телгә алынган кешеләргә бүләк итеп, үз авыллары көен башкарды. Бәйрәмне алып баручылар да Ләкедән иде. Авыл мәдәният йорты директоры Юрий Антонов белән аның хатыны – Наратасты кызы Римма Валентиновна!

Читтә яшәсәләр дә...

Наратасты чирәмендә яланаяк йөгереп, Игәнә елгасында коенып, тау астыннан ургып аккан салкын чишмә суларын эчеп үскән керәшеннәрне язмыш төрле якларга тараткан. Самара ягындагы Назаровка авылы кешеләре дә, заманында шушы авылдан китеп, Наратасты табигатенә охшаш  урында авыл корганнар, диләр. Самара ягы белән элемтәләр өзелгән булса да, бүгенге көндә Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларында гомер кичерүче һәм ел саен кунакка кайтып, авыл һавасын сулап китүче авылдашлары байтак.

Шундыйлардан, тирә-юньдә танылган мич чыгару остасы мәрхүм Лаксандр дәдәйнең улы – Тольяттидагы «Волгоэнергомонтаж» компаниясе җитәкчесе Тимофей Александрович Буранов; ерак Донецкий шәһәрендә яшәүче шахтер, “За мужество»  ордены кавалеры Марсель Лазерович Васильев; Яр Чаллыдагы йөк автотранспорты предприятиесенең  (ГАТП)  колонна начальнигы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Равил Абдуллович Исмәгыйлев; гомере буе сәүдә тармагында эшләгән, кибет директоры булган Мария Константиновна Данилова; Кәшер мәктәбендә балалар укытып пенсиягә чыккан Люция Абдулловна Ямашева; КАМАЗның автотранспорт предприятиесендә баш инженер булып эшләгән Михаил Евдокимович Данилов. Җитәкче урыннарда эшләгән бу авылдашларының күбесе, ерак араларны якын итеп, бәйрәмгә кайтканнар иде.

Туган авылыннан биш мең чакрым ераклыкта гомер кичерүче Владимир Карпов; Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә яшәүче 83 яшьлек Татьяна Васильевна, авыл оныгы – Белорусиянең Польша чигендәге Гродно шәһәрендә торучы биш яшьлек Каролина... Алар да – бәйрәмнең кадерле  кунаклары. “Сезгә аталган бу бүләкләр чит җирләрдә туган авылыгыз Наратастын хәтерләтеп, йөрәкләрегезне җылытып торсын”, – дип аларга да истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Киленнәрнең бер дигәннәре

Читтән гаиләсе белән кунакка кайткан Владимир Карповның хатыны, милләте буенча эвенка Нина түзмәде, мәйдан уратсына чыгып, үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Керәшен кунакчыллыгы белән, эвенка киленгә багышлап, Ләке кызы Лиана Антонова “Душа моя”ны җырлады.

Заманында  шәфкать туташы булып Наратастына килгән Әлфия ул чагында үзе фатирга кергән, утлы фронт юллары узып, Берлинга кадәр барып җиткән Евдоким дәдәйләр өендә килен булып калыр дип кем уйлаган?! Язмыш дими ни дисең инде, ерак Иркутск якларында эшләгән Михаил авылга ялга кайткач, өйләрендә медсестра Әлфияне күрә һәм менә ничә ел инде алар тату, бәхетле пар булып гомер кичерәләр, Чаллыда яшәсәләр дә, төп нигезне ташламыйлар. Башлы-күзле булып, читкә чыгып киткән һәм авыл юлына тузан кундырмаучы андый парларны күпләп санарга була. Ә менә башлангыч мәктәпкә укытучы булып килгән Рәмзия, үз тиңе Федор Карпов белән авылда ук яшәп калган. Җитез, уңган, булган Рәмзия – бүгенге көндә дә үрнәк киленнәрнең берсе. Авылга Чыршылыдан килен булып төшеп, шушында гомер кичерүче Фекла, Феона. Зина, Вера түтиләр дә бар. Шулай ук, олыгаеп барганда үз бәхетен Наратастында тапкан укытучы Фәйрүзә апаны да авыл халкы хөрмәт белән искә ала...

Әлфия һәм Михаил Даниловларны халык каршына чакырып чыгардылар. Котлау өчен генә түгел, Әлфия үз бианасыннан отып алган җыруны нәкъ шушы авыл керәшеннәречә башкарды.

Киленнәрне җыеп, көянтә-чиләк тоттырдылар. Авылдагы иң өлкән килен Татый түтинең яшь киленнәргә су юлы башлатуын сокланып та, сынап та күзәтте мәйдан. Чиләкләрдәге су түгелсә түгелде, ә шулай да йоланы җиренә җиткереп үтәделәр.

Парны читтән эзләмәгәннәр

Наратасты егетләре үзләренә парны гел читтән генә сайлаган икән дигән фикер уянмасын. Яратышып кавышкан егетләре-кызлары да байтак Наратастының. Шундыйлардан Нина һәм Владимир Макаровлар инде 57 ел буе уртак гаилә юлыннан атлыйлар. Сүз уңаеннан, үз авылдашына кияүгә чыгып Наратастында пары белән 60 елга якын гомер кичерүче бердәнбер авыл кызы ул Нина түти. 

Аннан, Наратастының төрек Микулаена кияүгә чыккан авыл кызы Евдокия Кузнецованы алыгыз. Евдокия түти гомере буе улы Юра һәм килене Венера белән бер йортта яши. Авыл бетмәсен, авылдан нәсел эзе китмәсен өчен, бүгенге көндә оныгы Руслан белән килене Лилия авыл уртасында үз йортларын салалар.

Мария түти белән балта остасы Җәкәү дәдәй Лобашевларның иң күп балалы гаилә икәнен дә әйтик. Унбер баланың төпчеге булган Геналары – Наратасты гимнын чыгарган җегет бит әле. Кызганыч, бәйрәмгә Геннадий үзе кайта алмады, рәхәтләнеп җырлаган булыр иде.

Авылга кайтып яшиләр

Халык шәһәргә агылган хәзерге заманда, авылда йортлар төзелсә, ул йортларда кичләрен утлар балкыса, димәк, авыл исән, авыл яшәячәк. Наратастын яшәтүчеләр арасында, моннан биш-алты ел элек шәһәрдән үз туган авылларына кайтып төпләнгән Лена белән Валерий  Романовларны  әйтергә була.

Шәһәрдә гомер итеп тә, пенсиягә чыккач авыл уртасында матур йорт җиткезеп, яшәп ятучы Кәтүш түтине генә алыйк. Ул – Наратасты  хатын-кызларыннан  иң беренче шофер! Трактор да йөртә, үзенең һәм күрешеләренең бәрәңге бакчасын дә сөрә. Яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерә! Демьян Даниловның кызы  Екатерина түтинең кулыннан килми торган берәр эш бармы икән?!

Авыл кешесенең бәхете – яхшы күрше, дип кем әйткәндер, белмим.  Әмма тату күршеләргә мисал итеп, Наратастыннан  чирмеш Микулае улы Валентин Тихонов  белән Анатолий Ямашевны китерергә була.  Аларның ихаталары арасында койма да юк дип беләм, хатыннары Зинаида белән Анфиса  да, бик татулар, бик дуслар.

Бүгенге көндә 30 йорты (ел дәвамында тәрәзәләрендә ут балкый торган йортлар – 14кә тула),  39 кешесе булган шушы бәләкәй генә авылның тырыш  кешеләре байтак. Мәсәлән, Валентина белән Юрий  Семеновларның үз  гаилә фермасы бар. Шулай ук,  Алексей Лабашев  Иганә буасын карап тору өстенә, быел 120 гектар җирне эшкәртеп, иген үстерә. Игенчелек белән шөгыльләнүгә Наратастында иң беренче булып керешүчеләрнең  Кузнецовлар икәнен дә әйтик. Булдыклы эшмәкәрләре дә бар: алар – Галина һәм Михаил Карповлар!

Авыл өчен янып яшәүче, Сергей Макаров белән Марс Егоров – һәркемнең олы хөрмәтенә лаек шәхесләр. Авыл өчен мөһим булган нинди генә эшкә алынсалар да, яшьләрне үз артларыннан ияртер зирәклеккә, аларны өйрәтерлек тәҗрибәгә ия булган булдыклы бу ир-егетләрне тирә-якта да хөрмәт итәләр.

Наратастының 300 еллыгына багышланган бәйрәмне оештыруда да Сергей Макаров, Марс Егоров һәм, алар белән беррәттән, Галина Пятибратова, аның энесе Алексей Лабашов, Михаил Карпов үзләреннән бәяләп бетермәслек зур өлеш керттеләр. Бәйрәм спонсорлары  – Алексей Лабашов, Михаил Карпов, Анатолий Ямашев, бертуган Виталий һәм Юрий Васильевлар, Марс Егоров, бертуган Тихоновлар. Аларның барысына да алкышлап рәхмәт белдерделәр.

Кичкә кадәр сузылган бәйрәмдә берсеннән-берсе кызыклырак, күңеллерәк ярышлар, уеннар да оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев