Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мобилизациянең яңа дулкыны кайсы очракта игълан ителергә мөмкин

Россиядә өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны илнең оборона предприятиеләрендә җитештерү куәте арттырылган очракта гына игълан ителергә мөмкин. Дәүләт Думасының Оборона комитеты члены Андрей Гурулев шулай дип белдерде. Бу хакта Ura. ru басмасы хәбәр итә.

«Өлешчә мобилизация ил промышленностеның бүгенге көндә хәрби бурычны үти торган группировканы тәэмин итү мөмкинлегенә бәйле, — дип искәртте отставкадагы генерал-лейтенант Андрей Гурулев. — Бүген безнең махсус хәрби операция зонасындагы группировканы тәэмин итәргә сәләтле. Масштаблар арткан очракта, бу мәсьәлә каралырга мөмкин».

Шулай ук, ул бүгенге көннең төп бурычы дип контрактчыларны хәрби хезмәткә җыюны әйтте. Бер атна элек булган мәгълүматларга караганда, инде 150 меңгә якын кеше җыелган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр сроклы хәрби хезмәткә чакырыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев