Мәхәббәтләре гомерлек
Бәхетле мизгелләр кичереп йөрү әле: тәтәм белән нәнәмнең гаилә коруларына 23 февральдә 65 ел тулды
Алдан шуны искәртәм: туганнарның, авылдашларның исемнәре һәм кушаматлары (керәшен авылларында кирәкле кешене шуннан башка табу мөмкин түгел) керәшенчә язылмаса, язмам тулы булмас, дип уйлыйм.
Танышу
Узган гасырның илленче еллар башы. Апайларда (Афанасий Сорокин, ул исән түгел инде) күзләр дәвалаучы удмурт хатыны Саңка яшәп, кешеләрне кабул итә, күзләренә дару тамыза. Тәтәм белән нәнәм дә трахома белән авырыйлар. Саңкага йөргәндә 15 яшьлек үсмернең күзе үзеннән яшь ярымга кечерәк Кытай Анныена (шул чагындагы кушаматлары) төшә. Өч ел йөри алар.
Чүт тәрәзәсез калмадык
Мамадыш районының Җөри авылының Тәкәрлек урамында әбием Үгрәпи үзенең улы Микай белән яшәп яталар. Алты баласының өчесе кечкенә чакта ук үлгән. Икенче малае Микулай Уралга, Златоуст шәһәренә китә, төпчеге Татый да читтә яши (бүгенге көндә ул Кумырык авылында гомер кичерә).
Моннан 65 ел элек, салкын февраль кичендә, тәтәм клубтан кайткач, әбиемә Совет Армиясе көнендә үзенә бүләк ясарга җыенуын, өйләнергә теләвен әйтә. Бер ай чамасы элек кенә 18 яшен тутырган улының бу теләгенә каршы килми нәнәсе. Кем белән йөргәнен дә белә: Кытай Әләксиенең кызы Анный. Җүнле нәсел. Микай үз ниятен иптәше Кәпүш Әләксиенә (Алексей Капитонов, ул да юк инде) җиткерә һәм ике егет план коралар. Яшерен-батырын түгел, 23 февраль хөрмәтенә дип, кыюлык өчен клубта (ул Җөридәге хәзерге почта бүлеге бинасы урынында була) тамак чылатып алалар. Клубтан кайтырга чыккач, Микайның “әйдә, мин сине Тәкәрлек урамыннан әйләндереп озатам”, дигәненә кыз каршы килми. Нәнәм ул чагында бүген яши торган өйдә җырак бабам, җырак әбием һәм Әрсәнтий дәдәсенең гаиләсе белән бергә яши. Әләксий дәдәй алар артыннан күренмичә кайта. Тәтәмнәр яши торган өй турына килеп җиткәч, ике егет кызны күтәреп алып, Шыңгыртыкларга (безнең кушамат) алып кереп китәләр. Әби көтеп тора аларны. Шул төнне җырак дәдәй Әрсәнтий төшеп, нәнәмне кире алып менмәкче була. Өй капкасын ачучы булмый. Нәнәмнең дәдәсе “тәрәзәгезне ватам”, дип куркыта куркытуын, әмма чарасызлыктан кире өенә менеп китәргә мәҗбүр була. Ике көннән кыз килешәләр. Менә алтмыш биш ел инде тәтәм белән нәнәм 23 февральдә икеләтә бәйрәм ясыйлар.
“Алдырсаң, эзең булмасын”
Өйләнешкән елның декабрь аенда олы дәдәбез Питер дөньяга аваз сала. Икенче елның октябрь аенда тәтәм армиягә алына. Икенче балага узган нәнәм: “Син армиядән тиз генә кайтмыйсың бит, бәлки, аборт ясатырмын”, – дип карый. Тәтәм, кистереп: “Әгәр аборт ясатасың икән, мин кайтуга безнең өйдә эзең дә булмасын”, – ди.
Шулай итеп, 1958 елның җәендә икенче дәдәм Иван дөньяга аваз сала. Ике балалы нәнәм белән әбием өчен ул чорда тормышны алып бару җиңел булмый. “Тәтәй белән нәнәй, Әрсәнтий дәдәй нык ярдәм иттеләр безгә. Алар күпләп мал асрадылар, мал суйган саен ит төшерделәр”, – дип искә ала нәнәм.
Кустанайга китмичә кала
Тәтәм Германиядә өч ел ярым хезмәт итә. Ул чорда Казахстанда чирәм җирләрне күтәрүнең иң кызган чагы. КПСС, комсомол чакыруы буенча яшьләр шул төбәкләргә омтыла. Армия дә читтә калмый бу шаукымнан. Тәтәм дә комсомол юлламасы буенча шунда китәргә җыена. Әмма аның бу ниятенә җырак дәдәй Әрсәнтий киртә куя. Тәтәбез бу турыда авылга хат язып җибәргәннән соң, ул Тәкәнеш хәрби комиссариатына барып, хәлне аңлата. Солдат исә бу турыда берни белми, ул үзенең хыяллары белән яши: Кустанайга барып урнашып, эшли башлыйм да, гаиләне шунда алып китәм, янәсе. Әмма, хезмәт срогы тулыр алдыннан аны штабка чакыртып алып, “сөенечле” хәбәр җиткерәләр: “Гафу ит, солдат, сине җибәрә алмыйбыз, туган илеңдә ике балаң көтә”... Шулай итеп, тәтәм авылга кайта.
Гомерләре заяга узмады
Җиде балага тормыш бүләк иткән тәтәм Михаил Петрович һәм нәнәм Анна Алексеевна шатлыгын да, кайгысын да аз кичермәделәр. Ике ел рәттән, чак кына ике улларын югалтмаганнар. Ике малай да беренче класста укыганда язгы ташуда суга акканнар. Беренче елны Питер дәдәй ага. Икенче елны Иванын ата кеше үзе суга кереп ала.
Тәтәм ындыр табагында хисапчы, урманчы, урман бригадиры, колхозда бригадир, ферма мөдире һәм ындыр табагында үлчәүче булып эшләде. Нәнәм дә бөтен гомерен колхозда уздырды – фермада терлек симертүдә дә эшләде, Җөри бригадасындагы төрле эштә дә катнашты. Пенсиягә чыкканчы, ун ел чамасы сөт бидоннары юды. Җитмешенче-сиксәненче елларда фермада савылган сөтне Шәдче сөт эшкәртү цехына кышка чаклы техника белән ташыдылар, кыш көне атлар белән. Бигрәк тә җәй көне авыр була иде: сөт күп, бидоннар да шактый җыела.
Тәтәм белән нәнәмә якыннарын югалту кайгысын да кичерергә туры килде. 1994 елның маенда әбиебез вафат булды, шул ук елның сентябрендә олы дәдәбез Питер юлдагы авариядә һәлак булды. Лиза җиңгәбез, ялгыз калгач та, дәдәбезгә булган мәхәббәтенә гомер буе тугры булды. Төпчегебез Альбинаны нәнәм 35 яшендә алып кайта. Алтынчы бала булып туган сеңлем Нина белән икесе арасында җиде ел аерма. Ул чагында Лубян урман техникумында укучы унҗиде яшьлек Питер дәдәм нык кына оялып йөрде, сабыйны кулына да алмады. Ә Альбина бер яшькә җиткәндә, аны инде кулыннан да төшермәде. Балаларга исемне дә тәтәбез кушкан.
–Бала тугач, беркемгә әйтмичә силсәвиткә төшеп яздырып менәдерие. Тутаңа Тамара исеме кушкач, әбиегез озак кына үпкәләп йөрде. Марҗый куштырасы килгәние. Кече яшьтә үлгән кызы шул исемдә булган, – дип искә ала нәнәм.
Казан дәүләт университетында укыганда армиягә алындым. Забайкалье хәрби округында хезмәт иткәндә, безне дә комсомол юлламасы белән Ерак Көнчыгыштагы шахталарга эшкә чакырдылар. Мин дә язылган идем, бу турыда хәбәр итеп, авылга хат җибәрдем. Җавап хатында тәтәм, “башта укуыңны тәмамла, аннары үзең карарсың”, дип язган иде. Аның сүзеннән чыкмадым. Хәер, мактануым түгел, мөстәкыйль тормыш башлаганчы, барыбыз да тәтәй белән нәнәй киңәшләренә колак сала идек.
Бүген алар 6 баласына, кияү-киленнәренә, 13 оныгына (кызганыч, алар 14 иде, Валя түтинең икенче улы Ринат фаҗигале төстә вафат булды), шул оныкларының 13 баласына сөенеп, барыбызга да үрнәк булып яшиләр. Аларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләренә, 65 ел дәвамындагы ныклы мәхәббәтләренә кайчагында сокланып куясың, хәтта җиңелчә генә көнләшәсең дә.
Николай МИХАЙЛОВ.
Мамадыш шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев