Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Михайловлар – бриллиант гаилә

Бриллиант туй – ул 60 ел уртак язмыш, уртак гомер. 60 ел бергә бәхетле гомер итү ул иң кыйммәтле, затлы асылташ – бриллиантка, алмазга тиң. Тормышның зур өлешен бер-берсе белән уздырган шундый үрнәк гаиләләрнең берсе – атаклы карендәшләребез, керәшен иҗтимагый оешмасының ветераннары Пелагея Ивановна белән Илья Васильевич Михайловлар.

60 ел һәм 2 ай элек Мамадыш районы Албай Питравы көнне кавышканнар алар. Ә бүген аларны зурлап, Казан шәһәренең Киров районы ЗАГСында бриллиант туйлары белән котладылар. 60 ел элек булган кавышу көннәрен исләренә төшереп, янәдән язылышу тантанасын уздырдылар.

Монда Михайловлар гаиләсенең кунаклары иң күп иде. Якыннарының бәзетләрен уртаклашырга балалары да, оныклары да, сеңелләре җыелды.

Аларны котларга Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова да килгән иде.

Чыннан да, алар үрнәк гаилә. Бөтен керәшен бәйрәмнәренә кулга-кул тотынышып килгән Михайловлар яшьләргә дә үзләренең киңәшләрен бирәләр. Ә үзләре ничек кавышкан икән? Алар белән шуның туында сөйләштек.

Илья Васильевич белән Пелагея Ивановна икесе дә Мамадыш районының Югары Әрнәш авылыннан. Танышулары да бик кызык. Илья Васильевичның Фая исемле сеңлесе бар. Алар Пелагея түти белән бер класста укып, уйнап үскәннәр. Илья дәдәй яшьтән күз салып, ошатып йөргән ул аны.

 – Үсә төшкәч, очрашып та йөрдек. Мәктәпне бетергәч, Лубян урман техникумына укырга киттем. Аны бетереп Тәтеш районында бер ел эшләдем дә, армиягә алдылар. Ике ел ярым служить иткәннән соң “Элекон” заводына эшкә урнаштым, Казан авиация институтына укырга кердем. Беренче курсны бетергәч, тутасы янына Пермьгә китеп барган Полинаны алып кайттым. Без кайткач та, бар туганнарны җыйдылар. “Улым, Палый бик яшь бит әле”, дип әйтеп караучылар да булды, үсәр әле, дидем. Питраудан соң печән әзерләп, эшләрне бетергәч, сентябрьдә Казанның Киров районына барып язылыштык. Кичә кебек кенә иде, ә инде 60 ел узган икән. Гомеребезнең зур өлешен бергә уздыргач, Пелагеясыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм, – дип исенә төшерде Илья Васильевич.

Илья дәдәй белән Пелагея түти өч ул үстергәннәр. Олысы Андрей, уртанчысы Владимир һәм кыз булыр диеп көткән кече уллары Василий. Барысы да эшләрен яратып эшлиләр, матур итеп яшәргә тырышалар. Ә Илья Васильевич белән Пелагея Ивановна яраткан онык-оныкчыкларын карашып торалар.

– Тормыш иткәндә төрле чаклар булды, хәзер сагынып искә алабыз. Ильяның ашарга кайтып китәргә дә вакыты булмаган чаклары булды. Ә өй якында гына. Шундый вакытларда заводка ашарына алып бара торган идем. Балаларны ияртәм дә, проходнойга килеп басам... Командировкаларга бик күп йөрде. Ул командировкага китүгә, уртанчы малай авырый башлый. Авырткан җире дә юк, ә температурасы югары. Ике-өч тапкыр кабатлангач кына аңладым, ул әтисен сагынудан шулай борчыла икән. Ул авырлыклар онытылган инде. Шулай булырга тиештер, шулар аша үтәргә кирәктер, дип уйлый торган идек. Акча җитмәгән чаклар да булды. Әни табак-савыт шалтырамый тормый ул, дия иде. Әйткәләшеп тә аласың. Тик вакытында үткәреп җибәрергә кирәк. Ачуланышып йөреп
тә булмый, аңа җай да юк иде. Без бер дә кешесез тормадык. Туганнар күп, берсен больницага, икенчесен кибеткә йөртергә кирәк. Кемгәдер торыр урын табарга, кемнедер эшкә урнаштырырга булышырга. Олыгайган саен бер-береңә кирәгрәк, якынрак була барасың. Мин инде зарланам-зарланам да, соңыннан кул селтим. Инде берүк яши генә күр, ни телисең шуны эшлә, дим. Мин үзем дә кайвакыт көйсез булам, 60 ел ничек түзәдер ул мине, – дип сөйләде Пелагея Ивановна.

Пелагея Ивановна сүзләренчә, ирне карап, тәмле ашатып тәрбиялисе генә түгел, аның белән дөрес итеп сөйләшә дә белергә кирәк. Кирәк чакта телеңне тыярга, дәшми калырга да була. Кайсын-берсен ишетмәсәң, күрмәсәң дә ярый. Татулыкның кадерен белергә кирәк. Бер-береңне син болай, син тегеләй дип әйтеп, кимсетергә ярамый. Гомерлек юлдаш итеп сайлагансың икән, хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.

– Яшьләргә дә сүзебез шул. Бер-береңне, иң беренче чиратта, хөрмәт итергә кирәк, шуның белән ярату да килә. Тыңлап, ишетеп яшәсәң барлык кыенлыкларны да җиңеп була. Һәр кешенең үз фикере, әйе, әмма гаиләдә компромиссыз булмый, – дип, 60 ел тигезлектә яшәгән Михайловлар яшьләргә киңәшләрен дә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев