Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Михаил Варламовтан отып калган җыру

Михаил Варламов 1905 елда Балык Бистәсе районың Олы Мәшләк авылында туган. Җырларга бик яраткан ул. Җыруларны оныгы Венера Мураткина язып җибәрде.

Ага сулар

Йөгерә үрдәк баласы, дей.

Арттин килә анасы.

Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик,

Дөнья бездән каласы.

 

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар гел шулай.

Аккан сулар кире кайтмый,

Яшь  гомерләр дә шулай.

 

Типтем-типтем капкагызга,

Капкагыз ачылмады.

Үзегезне күрмиенчә,

Йөрәгем басылмады.

 

Керәшенчә гармунчы такмаклары

Их, гармунның телләре лә,

Дәртләндерми кемнәрне.

Их, гармунның телләре

Дәртләндерми кемнәрне.

 

Биесәң дә, җырласаң да,

Ача ул ул күңелләрне.

Биесәң дә, җырласаң да

Ача ул ул күңелләрне.

Без бәләкәй чакларда ла,

Сикереп мендек атларга.

Без бәләкәй чакларда

Сикереп мендек атларга.

 

Сикереп мендек, егылып төштек,

Сер бирмәдек ятларга.

Сикереп мендек, егылып төштек,

Сер бирмәдек ятларга.

 

Без бай малайлары түгел.

Камалы туй кияргә.

Без бай малайлары түгел.

Камалы туй кияргә.

 

Бай булмасак, ярлы түгел,

Можно рәхәт яшәргә.

Бай булмасак, ярлы түгел,

Можно рәхәт яшәргә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев