Минзәлә районыннан Александра Арзамасова үпкә-бавыр пилмәне рецепты белән уртаклашты
Түбән Юшады авылында яшәүче керәшеннәр, ата-бабаларның традицияләрен күз карасы кебек саклыйлар һәм аларны киләсе буыннарга тапшырырга тырышалар.
Татарстан кулланучылар җәмгыяте (Татпотребсоюз) милли ризыклар рецептларына карата конкурс оештырган.
“Анда катнашып, Тубән Юшады авылы клубы, Александра Арзамасовадан язып алынган үпкә-бавыр пилмәне рецептын тәкъдим итте һәм җиңү яулады. Казаннан профессиональ фотографлар килеп, китапта бастыру өчен без тәкъдим иткән керәшен милли ризыгыбызны фотога тошереп киттеләр”, – диде Түбән Юшады авылы клубы җитәкчесе Наталья Чепкасова.
Керәшеннәрнең милли ризыгы “Үпкә-бавыр пилмәне”
“Әлеге туклыклы, тәмле ризыкны элек безнең якларда бәйрәмнәрдә әзерлиләр иде. Мондый пилмәнне әзерләү өчен ин беренче чиратта үпкә-бавырларын пешереп алабыз. Пешкән шулпаны сөзеп куябыз, анда соңыннан пилмән пешереп алырга була. Эчлек өчен суган эзерләп куябыз. Суган никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшы. Суган белән үпкә-бавырны иттарткычтан чыгарабыз, тәменчә тоз, борыч салып болгатабыз. Эчлек әзер.
2-3 күкәй, тоз, су салып пилмәнгә камыр басабыз.
Камырны җәябез һәм кечкенә түгәрәкләргә кисәбез. Бу түгәрәкләр ит пилмәненнекеннән зуррак булырга тиеш. Пилмән ясаганда бер башын азрак ачыграк калдырабыз, болай иткәндә, пешкән чакта эченә шулпа кереп пешә. Пилмәненең баш-башлары тоташтырылмый, ярты ай рәвешендә була. Әзер пилмәннәрне алдан сөзеп әзерләп куйган шулпага салып пешерәбез. Үпкә-бавыр пилмәннәрен кайнар килеш тәлинкәләргә салып, шулпа белән дә, шулпасыз да, укроп салынган каймак, катык яисә атланмай белән дә табынга бирергә була.
Балалар да, оныклар да рәхәтләнеп ашыйлар”, – дип сөйләде үз гомерен намуслы хезмәткә багышлаган, тырыш һәм талантлы балалар тәрбияләгән, ире Алексей Петрович белән матур гына гомер итүче Александра Александровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев