Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Микайлу Түбән Юшады авылының көзге бәйрәме булган

Түбән Юшадыдан Наталья Чепкасова яза

21 ноябрь – Микайлу бәйрәме. Ул элек-электән Түбән Юшады авылының көзге бәйрәме булган. Кызганыч, совет чорында дини бәйрәмнәргә караш икенче төрлерәк иде. Микайлу урынына көзге бәйрәм итеп 5 декабрьне, ул вакытта Конституция көнен билгеләп үтәргә кушыла дип искә ала 85 яшен тутырган әтием Арзамасов Алексей Петрович. Тик халык хәтерен берни белән дә алыштырып та, сызып атып та булмый. Авыл халкы хәзерге көнгә кадәр үз гаиләсендә булса да бу бәйрәмне искә ала. Өйдә таба исе чыгарыла. Минзәлә районының Иске Мунча авылы Көҗмә Димиан бәйрәмен бәйрәм иткән. Безнең әби-бабайлар Иске Мунчага кунакка барганнар (үз әбием Иске Мунча авылыннан).Ә инде 21 ноябрь көнне кунаклар Түбән Юшадыга Микайлу бәйрәменә җыела.

Гәрдәле дигән авылдан (хәзер бу авыл урынында КАМАЗ төзелде) 9ар ат белән кунакка килә иделәр, дип искә ала Тихонов Михаил Яковлевич, 92 яшьлек сугыш ветераны. Ә гәрдәлеләр Яна ел бәйрәменә үзләренә чакырганнар. Менә шулай дус-тату яшәгән керәшен халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев