Җәмәгать транспортында QR-кодларны 22 ноябрьдән тикшерә башлаячаклар
QR-кодны билет сату вакытында кондукторлар тикшерәчәк
Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү 22 ноябрьдән башлана. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр иткән.
«18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодсыз йөрү тыелачак. Чикләүләр җәмәгать транспортына, муниципаль һәм муниципальара маршрут автобусларына кагылачак. Таксиларга кагылмаячак», — диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.
Спикер билгеләп үткәнчә, троллейбусларның кондукторларсыз гына булуы тагын бер хәл, мөгаен, 22 ноябрьдән алар линиягә чыгудан туктар.
Элегрәк Андрей Егоров QR-кодны керү юлында түгел, ә билет сату вакытында кондукторлар тикшерәчәк, дип сөйләгән иде. Әгәр пассажирның вакцина алу турындагы сертификаты юк икән, аны төшереп калдырачаклар. Яңалыклар җир өсте җәмәгать транспортына гына түгел, метрополитенга да кагылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев