Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарадан механизатор Руслан Филиппов: «Көзен чәчсәң — көлгә чәч»

Әле яңа гына авыл хуҗалыгы предприятиеләре уракка төшкән иде, инде күбесе, бу җаваплы эшне тәмамлап, ашлык складларын алтын бөртекләр белән тутырып куярга да өлгерде.

Вахитов исемендәге хуҗалыкта игенчеләр дилбегәне кулдан ычкындырырга иртәрәк әле диләр: кукурузларны җыеп алырга, көзге чәчүне башкарырга, игеннәрдән бушап калган мәйданнарны эшкәртеп калдырырга кирәк, «Хезмәт даны» сайты.

«Бүгенге көндә урып-җыю соңгы гектарларда башкарыла. Шушы арада төгәлләргә исәплибез. Басуда ун комбайн эшли. Аллага шөкер, алар уракның буеннан-буена сынатмады. Ел үзенчәлекле килүгә карамастан, уңыш та начар түгел, бер гектардан уртача 48 центнер ашлык чыкты. Амбарларны тутырып куйдык», — диде Вахитов исемендәге хуҗалыкның баш агрономы Радик Кашафетдинов.

Хәзерге вакытта хуҗалыкта ун агрегат җир эшкәртә дип сөйләде агроном. Алар көнгә 200-220 гектар мәйдан узалар. Механизаторларның да кәефләре яхшы. Хезмәт хаклары әйбәт, вакытында алабыз, диделәр. Кырчыларны көнгә ике тапкыр җылы ризык белән сыйлыйлар.

«Элеккеге агрономнар юкка гына көзен чәчсәң — көлгә чәч, димәгәннәрдер», —  дип әйтә Югары Чура авылыннан Руслан Филиппов елмаеп. Руслан Янилдәге көллияттә белем алган, аны тәмамлаганнан соң, Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан, шуннан бирле хуҗалыкта хезмәт куя. 

«Башта МТЗ-82гә утырдым, әти белән бергә кукуруз чәчтем. Аннары шушы куәтле техниканы ышанып тапшырдылар, «Крона» азык җыю комбайным да бар. Күп минем техникалар... Яңа техникалар яхшы инде, бөтен уңайлыклар булдырылган. Үзләре биек, хәзер өстән генә карап йөрим, әле тәбәнәк җиңел машинага утыргач сәерсенеп куям», — диде механизатор.

Хуҗалыкның кукуруз басуларын 1900 гектарда үстергәннәр, шуның 1600 гектарын — силоска, калганын орлыкка дип планлаштырганнар. Үткән ел белән чагыштырганда быел кукуруз уруга күпкә иртә керештек, әле ул вакытта урак та бетмәгән иде, диделәр. 
 

Лельвиж авылыннан Сергей Федоров «Ягуар» комбайнын иярләгән. Аңа кадәр ул Т-150 тракторында көзге чәчүгә җир әзерләгән. Техникаларны кырга үзе ремонтлап чыккан. Ә урак төгәлләнгәч, янәдән тракторына утырып, әлеге мәйданнарны эшкәртүгә керешәчәк икән. 

«Кукурузлар былтыргы кебек биек булмаса да, уңышы начар түгел, чәкәннәре дә җитешкән. Армиядән кайтканнан соң, хуҗалыкка механизатор булып килгән идем, шуннан бирле башка һөнәр турында уйлап та караган булмады. Башта трактор, аннан комбайн иярләдем. Монысы — икенче кыр корабым, бик уңайлы техника», — диде ул.

«Җәй коры килү сәбәпле, уңыш булмас дип курыккан идек, әмма без технологияләрне дөрес куллану исәбенә бу авырлыкны җиңеп чыга алдык. Сыек минераль ашламалар куллануның да файдасы булгандыр. Мәсәлән, аны кукурузны чәчкәндә, рәт араларын эшкәрткәндә файдаландык. Шулай ук ике тапкыр яфрактан өстәмә тукландырдык. Бөртеклеләргә дә башлыча сыек ашлама бирдек.Хуҗалыкта техника, ягулык-майлау материаллары белән авырлыклар юк. Механизаторлар да — сыналган егетләр», — диде Радик, башкарган эшләренә нәтиҗә ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев