Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Меньшовлар гаиләсенә – лаеклы исем

31 октябрьдән Зәй районының мәдәният йортларында “Талантларга бай гаилә” район фестивале узды.

Әлеге фестиваль инде күркәм традициягә әйләнеп, елдан-ел районның авылларында яшәүче матур гаиләләрне ача.

Быел да ул зоналарга бүленеп берничә этаптан торды. Кадер, Түбән һәм Урта Багражда якын-тирәдәге авыллардан гаиләләр җыелып, үзара көч сынашты: алар традицияләре, буыннан-буынга күчеп килүче ядкарьләре белән таныштырды, иҗади номерлар күрсәтте, милли ризыклары белән дә сыйлады. Катнашучы гаиләләр арасында карендәшләребез дә аз түгел иде.

23 декабрьдә Зәй шәһәренең мәдәният йортында “Талантларга бай гаилә” фестиваленә йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча Сарсаз-Баграж авылында гомер итүче Меньшовлар гаиләсе 2 урынга лаек булды. Аларга истәлекле бүләкләр, диплом һәм акчалата премия бирелде.

Фото: Сарсаз-Баграж мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев