Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Медицина ярдәме күрсәтү вакытлыча туктатыла

Татарстанда 2 февральдән башлап гадәттәге медицина ярдәме күрсәтү вакытлыча туктатыла

Бу республикада коронавирус таралу куркынычына бәйле санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә эшләнә. Әмма вакцина ясатуга кагылмый!

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, олыларга гадәттәге медицина ярдәме, шул исәптән аерым категория кешеләргә профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризация уздыру туктатып торыла. Күчмә медицина комплекслары эше дә вакытлыча чикләнә.

Балалар бакчасына йөрү өчен тиешле медицина белешмәсе алуны исәпләмәгәндә, Covid-19га бәйле хәл яхшы якка үзгәрми торып, балаларга һәм үсмерләргә профилактик медицина тикшерүе дә уздырылмаячак.

Ә шулай да социаль яктан куркыныч (коронавирус, яман шеш, шикәр чире, туберкулез, В, С гепатитлары) һәм тирә-яктагыларга чир тарату куркынычы булган авыру кешеләргә тиешле медицина ярдәме күрсәтелергә мөмкин.

Гадәттәге медицина ярдәме йөкле хатыннарга да күрсәтеләчәк. Авыруы буенча һәрдаим медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләргә дә бу төр хезмәт күрсәтү туктатылмый. 

Эше зарарлы производствога бәйле булган кешеләр белән беррәттән, чираттагы медицина каравын үтүче хезмәткәрләр дә мәҗбүри медицина тикшерүен гадәттәгечә узачаклар.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев