Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет үзенә хат язган керәшен кызын эзләп тапкан

Әлеге хатны аңа Зәйдән 9 яшьлек Арина Карпова язган булган. Бу хат Чаллы егете Евгенийга барып эләккән.

Евгений өенә ялга кайтканчы әлеге кадерле хатны йөрәк түрендә йөрткән. Укучы кыз язган сүзләр аңа ышаныч биргән: «Сез Ватаныбызны сакларга алындыгыз. Без сезгә ышанабыз! Сез җиңәчәксез! Сезгә уңышлар телим. Сезне өйдә якыннарыгыз көтә, исән-сау кайтыгыз!» — дип язган Арина үзенең хатында.

Евгений ялга кайткач, Аринаны эзләп, Зәйгә бара. Ул укучы балага зур йомшак уенчык аю, матур чәчәк бәйләме һәм тәмле торт алып килә. Аңа, хат язып, хәрби зонада чакта үзләрен җиңүгә рухландырганы өчен рәхмәт әйтә.

«Бу хат миңа гуманитар ярдәм белән бергә килеп иреште. Балалар бит дөньяны башка күзлектән күрә. Анда да балалар бар. Әмма алар башка шартларда яшәргә мәҗбүр. Без андагы гаиләләргә, балаларга булышырга тырышабыз. Аларга үзебезнең ризыкларны да бирәбез. Ә туган яктан шундый хатлар алу безнең өчен зур сөенеч. Һичшиксез, бу хатлар һәркемнең җанын җылыта һәм сугышчан рухын ныгыта», — ди Евгений.

"Зәй офыклары", Клара Ермолаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев