Махсус хәрби операциядә катнашучы зәйлеләр янына 41нче гуманитар йөк машинасы киткән
Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга 17нче машина озатылды
Хәрбиләр өчен «УАЗ» машинасы район хакимияте һәм Изге Макарий чиркәвенә йөрүчеләр ярдәме белән алынган. Транспортның төзекләндерү, ышанычлы булуы өчен ремонтлауга запас частьләр белән эшмәкәр Николай Токранов тәэмин иткән. Машинада хәрбиләр өчен кирәкле булган әйберләр – элемтә өчен радиостанцияләр, коммутаторлар, полевка, маскировка челтәрләре, газ баллоннары, исемле посылкалар һәм бик күп башка әйберләр урын алган.
Гуманитар йөкне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов һәм Руслан Варламов озата киттеләр.
– Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән зәйлеләр якташларыбызга ярдәм итүгә алынды. СВО зонасына Зәйдән озатылучы 41нче гуманитар ярдәм бу. Егетләргә барлыгы 17 машина илтелде. Район башлыгы Разиф Галиевич, район-шәһәр халкы хәрбиләребезгә актив төстә ярдәм итә, – диде Петр Сергеевич.
Валентин Александровичның хәрбиләргә –12нче, Петр Сергеевичның 6нчы мәртәбә гуманитар ярдәм илтүе.
Хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю буенча эш районда бер генә көнгә дә тукталмый. «Zаинск с Vами», «Закамье – Помощь госпиталям», «Зәй җылысы» хәйрия фонды волонтерлары чираттагы гуманитар ярдәмне җыю буенча зур эш алып бара. Без бары бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз.
«Зәй офыклары», Клара Ермолаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев