Махсус хәрби операциядә катнашучы Сарсаз-Багражда челтәр үрүчеләргә рәхмәт әйтергә килгән
Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында маскировка челтәрләре үрүчеләр янына ялга кайткан «Хабиб» позывноен йөртүче егет килгән.
«Хабиб» – Сарсаз-Баграж авылы кияве. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Жуков ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә лаек булган. Бу хакта «Зәй офыклары» яза.
– Хәрби клуб ишеген ачып керү белән барыбызның да күңеле тулып, күзләребез яшьләнде. Барлык егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибезр. Сөлек кебек япь-яшь егетләребез безнең тынычлыгыбыз, азатлыгыбыз өчен көрәшә. Рәхмәт аларга!» – ди челтәр үрүчеләр.
Егет тә челтәр үрүче апалар янына буш кул белән килмәгән: күчтәнәчләр алып килгән.
– Безгә ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәтлебез. Туган яклардан килгән ярдәм безгә көч өсти. Сезнең челтәрләр ныклы, сыйфатлы, ышанычлы булуы белән аерылып тора, - дип мөрәҗәгать итте маскировка челтәрләре үрүчеләргә «Хабиб».
Маскировка челтәрләре үрүчеләрнең көндәлек хезмәте белән алгы сызыктагы сугышчыларыбызның гомерләре саклап калына. Һәр челтәр күңел җылысын салып, изге теләкләр-догалар әйтеп үрелә.
– Менә шундый батыр йөрәкле егетләрне күреп, юкка гына маскировка челтәрләре үрүгә алынмавыбызны, гуманитар ярдәм җыюның никадәр мөһим булуын аңлыйсың, - ди челтәр үрүчеләр.
Фото: «Зәй офыклары»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев