Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләре өчен яңалык

Россия Президенты Владимир Путин һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенең туендыручысын югалту буенча пенсия алу хокукларын киңәйтү турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Хәзер законда гаиләдә 8 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән очракта иминият һәм туендыручыны югалту буенча пенсия түләү каралган. Төзәтмәләр буенча пенсия ала торган баланың яшен 23 яшькә кадәр арттырачаклар.

Закон нормасы һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына кагыла, ә яше, эшкә сәләтлелеге, мәшгульлек өлкәләре һәм кереме исәпкә алынмый. Шулай итеп, гаиләгә бер үк вакытта ике пенсия — һәлак булучының баласына һәм хатынына түләнәчәк.

Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев