Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәшләкнең мәктәп укучылары Федоровлар гаиләсендә кунакта булган

Балык Бистәсе районында яшәүче карендәшләребез арасында үрнәк гаиләләр куп. Шундый урнәк гаиләләрнең берсе Зур Мәшләк авылында яши.

Федоровлар гаиләсендә укучылар кунакта булды.

Бу хакта безгә укытучы Валентина Ивановна хәбәр итте:

“Федоровлар безне бик җылы каршы алдылар. Валентин дәдәйнең кулыннан килмәгән эш юк, барсын да булдыра. Мин аны авылыбызның "Кулибины" дип атар идем. Мария тути матур итеп чигә, тегә, бәйли. Үзенең кул эшләрен безгә дә курсәтте. Никадәр хезмәт, бер әйбер дә кабатланмый, узенчәлекле иҗади эшләр. Хуҗалыкта тәртип, бакчада яшелчәләр гөрләп усеп утыра. Балалары да үзләре кебек тырышлар. "Алма агачыннан ерак тошми", дип юкка әйтмәгән халык. Балалар шундый канәгать булып кайттылар. "Иң беренче кешенең кунелендә тәртип булырга тиеш, икенчесе тырышлык", – диде Валентин дәдәй. Бу сузләрне укучылар узләренә девиз буларак кабул иттеләр. Без Федоровлар гаиләсенә тигез матур тормыш телибез. Яшь парлар алардан урнәк алып яшәсен иде дигән теләктә калабыз”.

 

“Әйе, Федоровлар  туганнарыбыз. Иремнең энесе Валентин техниканы да үзе ясый. Брәңге утырта, өя, ала торган тракторны үзе ясады,  тирә-як авыллардан да ярдәм итүен сорап килүчеләр бар аңа”,– дип сүзгә кушылды Анастасия Федорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев