Маскировка челтәрләре үрүчеләр янына ялга кайткан хәрбиләр килә
Урта Багражда йөзенче маскировка челтәрен үреп бетерүче апалар янына махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби авылдашлары килгән.
Батя позывноен йөртүче егет мобилизация буенча Ватан сагына басты. Ул бу көннәрдә туган якка ялга кайтты. Ялын егет гаиләсе, якыннары белән уздыра. Ә бүген ул туган авылында маскировка челтәрләре үрүчеләр янына ике улы, тормыш иптәше белән килде. Челтәр үрүче апалар аны табын әзерләп, бәлеш пешереп көтеп торды. Барысы да хәрби егетне кочаклап исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Егет челтәр үрүче апаларга рәхмәтләрен белдерде, челтәрләрнең алар өчен бик кирәкле булуын әйтте.
"Без булган урыннар шул челтәрләр белән капланган. Ярдәмегез өчен рәхмәт ", - диде.
Урта Баграж егете хәрби зонада күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган. Тыйнак, эш белән ныгып үскән егет ул. Челтәр үрүче апалар аны изге теләкләр теләп, үзләре үргән маскировка челтәрләрен күчтәнәч итеп биреп озатып калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев