Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марс Макаровның 85 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе булды - фото, видео

Композитор, виртуоз баянчы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровның 85 еллыгына багышлап, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә кичә оештырылды.

Халыкның үз композиторы, карендәшебез Марс Макаровка багышланган кичә ул үзе иҗат иткән көйләргә, аның турындагы истәлекләргә уралып, югары дәрәҗәдә үтте. Бу кичә өчен Җәкәү йорты гына кечкенә булып, аны йөзләгән тамашчы, җыр сәнгате тармагындагылар катнашында олы залларда уздыру дөресрәк булыр иде.

Бәяләнмәгән талант

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова чыгышында да шул фикер ишетелде.

 

– Марс Андреевичны искә алу кичәсен оештыру – безнең бурычыбыз. Бүген ул бурычны өлешчә үтибез. Алдагы елларда аның иҗатына багышланган масштаблы кичәләр филармониядә, Камал театры бинасында, зур оркестрлар катнашында узса, без ул бурычны үтәлгән дип санаячакбыз. Аңа багышлап баянчылар конкурслары уздырылсын, әсәрләре зур сәхнәләрдә башкарылсын, музыкаль әсәрләре китап булып басылсын иде. Марс Макаровка багышлап, телевизорда һәм радиода тапшырулар чыксын иде. Бүгенге кичәбез әнә шуларның барысына да этәргеч булыр дип ышанабыз. Ул калдырган мирас моңа лаек, – дип башлады сүзен Людмила Даниловна. – Марс Андреевич белән безне керәшен этнокультарсы хәрәкәте таныштырды. Журналист буларак, “Керәшен сүзе” газетасында аның белән интервьюлар да бастырдым. “Туганайлар” газетасы редакциясенә дә килеп йөрде. 1998 елда Чаллыда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия керәшеннәрен берләштергән региональ оешма төзелде. Шунда без Марс Макаровның берләшмә өчен керәшенәр гимны язып бирүен сорадык. Сүзләрен дә, көен дә үзе язып, ноталарга салып, тантаналы төстә тапшырды. Гимнны Башкортстан керәшеннәре өйрәнеп, һәр бәйрәмдә җырлый башладылар, бүген дә бик матур итеп башкаралар. Ә бездә, ни сәбәпледер, ул игьтибардан читтә калды. Сөйләшүләребезнең берсендә, Марс Андреевич, бер дә керәшен җырлары язмагансың, дидем мин аңа. “Минем бөтен әсәрләремдә чагыла ул”, – дип җавап бирдеҮзен композиторлар союзына алмаганга ул бик нык рәнҗеде. Сине халык белә, син – халык композиторы, союзда тору сиңа нәрсә бирә дип әйтүемә, “мораль яктан кимсетә, күңелемә тия, ул мине түбәнсетә”, дигән иде.

– Өйләрендә кунакта да булганым бар. Марс Андреевичның хатыны Фирдания ханым, сеңелесе Роза Андреевна бу кичәне оештыруда булышып кына калмадылар, алар – Марс Андреевичның иҗат мирасын саклаучы кадерле кешеләре, – дип Людмила Белоусова аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Кичә барышында үзләренең Марс Макаровка бәйле истәлекләрен сөйләүчеләр арасында Россиянең халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Кустабаева да бар иде. Танылган карендәшебез турында ул, “инструменталь әсәрләр иҗат итүгә дә зур әһәмият биргән гениаль композитор; вокаль музыка, җырлар, романслар, ә соңга таба симфоник оркестрлар өчен дә әсәрләр иҗат итте” дип әйтеп үтте.

Сеңелесе Роза Макарова исә үзләренең балалык елларына тукталды.

Үсмер Марсның училищега имтихан биргән чагын искә төшерде. Әтиләреннән калган тальянны сатып, әниләренең баян алуын, ә Марсның керү имтиханында рус теленнән диктантны “2”легә язуын, укырга керә алмадым дип борчылганын сөйләде. Ә ноябрь башында “Макаров кайда йөрисең? Сине училищега алдылар бит”, – дип килеп әйткәч, сөенгәннәрен искә төшерде. Бүгенге көндә Марс Макаровның өч кызы да музыка белгече булуын, икесенең – Швециядә, ә берсенең Америкада яшәүләрен дә ишетте тамашачы.

Атаклы композиторның кайнеше, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновның да үз җизнәсе турында әйтер сүзе күп иде. Казан төзүче-инженерлар институты студентының җыр сәнгатенә кереп китүенә дә, үзе әйтүенчә, Марс Андреевичның анда җырчы сәләтен күрүе сәбәп була.

“Минем кебек тыйнак булма, артык тыйнаклык билгесезлеккә туры юл”, дип әйткән Марс абый үзенең чын бәясен алып китә алмады. Мондый кичәләр алга таба да уздырылып, иҗатының татар халкы, керәшен мәдәнияте һәм, гоумән, республикабыз мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия икәнен бәяләр вакыт килсен”, – дип тәмамлады ул сүзен.

Россия композиторлар союзы члены Риф Гатауллин үз чыгышында “композиторлар арасыннан икесен – Ифрат Хисамов белән Марс абыйны чын композиторга саныйм, аның исеме “Һәвәскәр композиторлар антологиясе”нә дә кертелде” дип искәртте.

Фольклорчы, галим Геннадий Макаров бүгенге көндә үз туган телен белүче, үз милли моңын аңлаучы милли композиторлар юклыгына борчылу белдерде һәм:

“Марс Андреевич кебек классикларыбыз алдагы көндә дә бик кирәкле. Аның иҗат мирасы алга таба да халыкка хезмәт итәр”, – дигән фикер җиткерде.

Кичә барышында залдагы тамашачылар, танылган композиторның Америкада яшәүче кызы, җырчы, режиссер, актер Иделияне күрә, тавышын ишетә алдылар:

“Әни таләпчән, ә әти артык йомшак, бик юаш иде. Иҗатыма йогынтысы зур булды. Музыкага сәләтем булса да, кино юлыннан китүемне теләде. Әти әйткәнчә булды да. Әтигә багышлап кыска метражлы фильм да төшердем. Ул дөнья күләмендә оештырлган 12 фестивальдә, хәтта, Казандагы мөселман кинофестивалендә дә күрсәтелде”.

Истәлекләр белән беррәттән, бу кичә көйләрен Марс Макаров иҗат иткән җырларга да бай булды.

Аларны Татарстанның атказаган артистлары Зоя Борисова, Фәрит Низамов, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов, “Бәрмәнчек” һәм “Казансу” ансамбльләре, “Бәрмәнчек”нең аерым җырчылары башкарды.

 

Язмыш сукмагыннан

Марс Макаров Биләр районының (хәзерге Норлат районы) Чурабатыр авылында туа. Шул елны ире үлеп, өч баласы белән калган Мария Никитична туган авылы Чурабатырга кайта. 1954 елны алар Казанга күченәләр.14 яшьлек Марс авылдан китүне авыр кичерә. “Әни, авылга кайтыйк, монда уйнарга иптәш тә юк, рәхәтләнеп гармунда уйнарга өебез дә юк”, – ди әти-әнисенең гармун уйнау сәләте үзенә дә күчкән Марс. Ул 26 нчы мәктәптә укый, шунда баянчы Рәис Сафиуллин белән таныша. Бу баянчы аны музыка училищесына керергә әзерли. Марс 1958-1962 елларда Казан музыка училищесында белем ала. Аны тәмамлагач, Татарстан җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаша.

Марс Макаровның шагыйрь Хәсән Туфан сүзләренә язган “Киек казлар” җырын беренче булып, керәшен җырчысы Анастасия Васильева (сәхнә псевдонимы – Нәфисә Василова) башкара. Бу җырны ул чит ил сәхнәләрендә дә яңгырата. Радиодан “Киек казлар” җырын ишетеп, Хәсән ага үзе Марс Макаровлар өенә килә. Алга таба бу олы шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән “Агыла да болыт агыла”, “Юксындырсаң, нишләрмен?”, “Ай чыга Арча кырыннан” кебек җырлар да халык күңелендә онытылмас урын алалар.

1966 елда, Александр Ключарев ярдәме белән, аның “Баян өчен пьесалар” җыентыгы чыга. Ә менә үзенең шигырьләре, җырлары, хикәяләре тупланган “Кайтаваз” җыентыгы басылып чыкканны күрә алмый, 2016 елның 16 мартында вафат була.

Гомере азагына җиткәндә композитор Марс Макаров зур симфония яза. Кичәдә ясаган чыгышында хатыны Фирдания ханым әйтүенчә, мәдәният министрлыгына тапшырылган ул смифониянең язмышы бүгенге көндә билгесез...

Парлы бәхет җыры

Без – “Киек казлар”га ияреп җаннары моңланган, “Кыңгырау чәчәкләре”н тыңлаган саен яшьлегенә кайткан, бәхетле чакларын сагынган буын. Гомеребез буе безне Марс Макаровның якты сагыштай көй-моңнары озата бара. Гадәттә, олы талант ияләре янында аларга иҗат дәрте биреп, рухландырып торучы ныклы терәк була. Бу уңайдан, Марс Макаровның хатыны Фирдания ханымны әлеге кичә барышында композиторның иҗат мирасын саклаучы, яклаучы фәрештә белән чагыштырдылар. Шыгрым тулы залдагы тамашачы каршына чыккан Фирдания ханым да, үзенең хатирә-истәлекләре белән уртаклашты.

– Алтмыш беренче еллар, беренче класска керергә җыенам. Ул вакытта әле өйләрдә радио юк. Урамда, радио “тәлинкә”се куелган багананы кочаклап, “Каз канаты”, “Биләр яшьләре” кебек әсәрләр тыңлыйм. Кечкенәдән Марс Макаров кумирым булды, аны тыңлап, яратып үстем. Үзебез дә – җырчылар нәселе. Сигезне бетереп Казанга килгәч, концертларга йөрим, әмма Марс берсендә дә күренми. Авиациядә эшли идем, бүлмәдәш кыз Марсның белгән кешесенә кияүгә чыгып йөри. Беренче көнне – олылар, ә икенче көне яшьләр туе. Марс Макаровның да туйда буласын ишеткәч, рәхәтләнеп җырларлык баянчы бар икән, дип уйлап куйдым. Килдек, чәүкәләр шикелле чыкы-чыкы килеп, икенче этажга мендек. Ә анда идәндә Марс йоклап ята. Без кергәч торды да, башын да күтәрмичә, аскы катка төшеп китте бу. Шундый олы баянчы, күренекле Марс Макаров башы белән ничек туйга йөри икән, дигән уй килде күңелгә. Туйда “җырла әле, Фирдания” диделәр. Марс баянын алды һәм, “Каз канаты” көен уйный башлады. Тоналностьны да дөрес алып, җиңел генә уйнап китте, концертларда бергә җырлап йөргәнбез, диярсең. Соңыннан ул миннән музыка белемем бармы-юкмы икәнен сорады. Андый белемем юклыгын,“Саз” ансамбленә йөрүемне әйттем. “Сезгә яраклы җырларым бар, бәлки яздыртырбыз”, диде.

Озакка сузмадык, атна-ун көн эчендә авылга кайттык. Шул сиксәненче елның март аенда очучы егет мине сорарга кайткан иде. Әтинең апасы авыр хәлдә яткач, безнең гаилә кору кичектерелде. Калган эшкә кар ява, дип әйтүләре дөрестер... Марс белән авылга кайттык. Күземне дә йоммыйм: ”Таныштык та, бергә яши башладык”, – дим. Ул елларда күрелгән хәлме? Әти белән әни аптырап калдылар, әле шуннан соң да еллар буе исләренә килә алмадылар. Марс авыру иде. Ә теге егет – ике метрлы, яшь аермабыз да аз. Марс миннән ундүрт яшькә олырак. Әмма аның баянда уйнавы, таланты, минем музыка яратуым барысын да оныттырды, безне гомерлеккә бәйләде. Теге кирәк, бу кирәк дип, тормышта Марсны беркайчан да тинтерәтмәдем. Ничек бар, шулай яшәдек. Ул миңа үзем тапкан баладай якын иде. Гади булды. Әрчеп пешергән бәрәңгене дә, тәмле булган дип ашый белде. Әгәр дә аның кадерен белмәгән, олы талант иясе икәнен аңламаган булсам, утыз биш ел бергә яши алмаган булыр идек. Аның талантын татар җәмәгатьчелеге аңламады, тиешенчә бәяләмәде. Берсендә үзе дә әйтеп куйды: “Мөгаен, мине керәшен булганга яратмыйлардыр”.

Бергә яши башлагач, Марс Макаров исеменнән башка, дәүләт тарафыннан бирелгән дәрәҗәле бүләкләрең, исемнәрең юк, квартир алу өчен эшне нәрсәдән башлыйбыз, дим моңа. Аны андый тормыш мәшәкате белән борчып булмый бит инде. Үзем мәдәният министры янына барып, барысын да сөйләдем, документларның дүрт ел элек тапшырылганын да әйттем. Министр Марсның танылган исеме бармы-юкмы икәнен, композиторлар союзында тору-тормавын да сорады миниистр. Аның консерватория бетермәгәнен, шунлыктан союзда түгеллеген әйттем. “Нәрсәгә аңа аны бетерергә?! Аның “Киек казлар” җыры гына да бернәрсәгә алмаштыргысыз”, – дип министр үзенең урынбасарын чакыртты. Икенче көнне үк эшемә шалтыратып, Марсның документларын тапканнарын, атна азагына аңа исем бирелү турында хәбәр чыгарга тиешлеген җиткерделәр. Марска Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелгәч тә әле, җиде ел квартир юллап йөрдем. 1994 елны ике бүлмәле квартир алдык. Соңга таба Марс иҗатында әдәби юнәлеш өстенлек алды. Ул газеталарга сәнгать кешеләре турында яза башлады. Марс турында күп сөйләргә булыр иде. Иң аянычлысы, ул – иҗаты тиешенчә бәяләнмәгән шәхес.

ТУРЫ ЭФИР:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев