Мария Логинованың геройлары, балалар гына булсалар да, кешеләргә җылылык өләшәләр
Гомумән, язучының әсәрләрендә вакыт тарафыннан җуелмый торган мәңгелек кыйммәтләр: мәхәббәт тә, кешелеклелек тә, мәрхәмәтлелек тә, сагыш аша елмайта торган юмор да бар.
Кайсы гына шигырен алсаң да, һәркайсында тормыш китереп чыгарган проблема күтәрелә: намуссызлык, кешелексезлек.
М. Логинова әкиятләрендәге һәр вакыйга баланың үсү процессын күз алдында тотып язылган.
М. Логинова үз иҗатында халкыбызның бүгенге проблемаларын яктырту белән бергә, аның ышанычлы киләчәге өчен дә борчыла.
Карендәшебез Пашина Мария Петр кызы (псевдонимы Мария Логинова) 1966 нчы елның 24 нче августында Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә.
Кечкенәдән үк табигатьнең һәр мизгелен могҗизадай кабул итә. Тирә-юньгә, үз күңелендә тудырган әкияти дөнья аша карый. Яшьтәшләре каен суы дип, агачны яргалап бетергәндә, аның күңел өзгәләнүләре шигъри юллар булып түгелә.
Ак каен кәүсәсен кисмәгез, дуслар,
Ярасы белән ул ничек кышлар?
Мария Логинова төрле яклы шәхес, ул шигъри һәм проза әсәрләре иҗат итә, илдәге, чит илләрдәге яңалыклар белән һәрдаим кызыксынып бара.
Балалар өчен язган “Ефәкканат” исемле шигъри әкияте нәниләр өчен бик кызыклы. Анда яңа гына туган кечкенә күбәләк кызы турында, аның дөнья белән, башка җан ияләре – кортлар, бөҗәкләр, коңгызлар белән танышуы турында язылган. Тәрбия мәсьәләсе, ягъни әни сүзен тыңларга кирәклеге, тыңламасаң, ахыры начар булырга мөмкинлеге турында анык итеп әйтелгән.
Шул ук китапта “Зурколак кишер түтәле эзли” дигән кызык әкият бар. Бу әсәр әбисе сөйләгән әкияттән соң, хыялларга бирелеп, кишер түтәле эзләргә чыгып киткән батыр куян баласы Зурколак һәм аның иптәшләре турында.
М. Логинованың шигъри әсәрләре аерым игътибарга лаек. Чөнки аларның һәрберсендә шагыйрәнең күңел авазы. Аларның кайсы шаян, кайсы күзләрдән яшьләр килер дәрәҗәдә моңсу:
Урынга бәйләгән авыру
Җырны моң итәргә этәрде.
Күңелне борчыган уйларым
Көй булып юлларга сибелде.
Кояшны күрмәгәч көн саен,
Яшәүгә өметем сүрелде.
Сагышлы елларның һәр ае
Көмештәй чәчемә үрелде.
(“Болытлар агышын күзәтәм”)
Бу юлларда без шагыйрәнең күңелендәге тирән яраны үзебез тойгандай булабыз. Шагыйрә әлеге шигырен иң авыр минутларында язган күрәсең.
Ә түбәндәге юлларда без аның авырлыкларга каршы көрәшерлек рухи көче барлыгын күрәбез:
Тау-таш арасыннан бәреп чыккан
Саф чишмәнең көче куәтле.
Кайгы-хәсрәт явын басар өчен
Күңел көче кирәк нихәтле.
Көчсезлекне барыбер җиңәрмен!
Үзем йөреп салган сукмагымны
Киек каз юлына тиңләрмен.
Язучының тормышында иң кадерле кешеләре бар – улы Рома һәм кызы Катя, алар аның тормыш маягы, яшәү, иҗат итү өчен көч бирүчеләр, әниләренең ныклы терәкләре һәм ярдәмчеләре:
Мин бәхетле үзем – улым, кызым
“Әни” диеп өзелеп торганда,
Аксыл башын кызым, ярдәм көтеп,
Иркәләнеп учка салганда.
(“Аңлый алсам икән”)
Мин ялгызым түгел әле,
Алга таба юл алам.
Ике яктан терәк булып
Сарылган ике балам.
(“Якыннарыма”)
Нечкә күңелле шигъри җанлы булгангамы, шагыйрә табигатьнең гүзәллеген дә үзенчә күрә, аңа үзенчә соклана:
Яратам мин көзге яфракларның
Йокымсырап җиргә ятканын;
Көтеп алам туган якларыма
Пәрәвезле көзләр кайтканын.
Сокландыргыч көзен миләшләрнең
Тәлгәш–тәлгәш кызыл якканы;
Иртәләрен җиргә көмеш кырау
Тоташтан ак яулык япканы.
(“Көзләр елый”)
Мария Логинованың балалар өчен язган шигырьләре бигрәк тә ошый. Чөнки аларның һәрберсеннән күңелгә җылылык хисләре бөркелә.
Аның “Әни булдым” дигән шигыре бик кызык, аны укыган кызларның күбесе үзен таный:
Иртән әни эшкә киткәч,
Шкаф ачып ташладым.
Киеп әни күлмәкләрен,
Зур булырга уйладым.
Кара кыска чәчләремә
Ясалма чәч кададым.
Бантик ясап иренемнән,
Кызыл иннек буядым.
Үлчәп әни күлмәкләрен,
Түшкә куеп карадым.
Кисеп озын итәкләрен
Үземә таманладым.
Төймәләрне кат–кат итеп
Асып куйдым муенга.
Сизми калдым, бирелгәнмен
Үтә кызык уенга!
Кирәк әле әниемчә
Буяна да белергә.
Биек үкчәле туфли киеп,
Кәз – кәз атлап йөрергә.
Тәмам ясанып беткәндә,
Әни дә кайтты кичен.
Сөенгәндер – сумкасы да
Киттеидәнгә төшеп.
Аның кечкенәләр өчен язылган шигырьләрендә нәни тиктормас, җил малае, шук үрдәк бәбкәсе, үзен–үзе көзгедән күзәткән песи баласы да, көне буе “видик” карап төне буе саташып чыккан Марат исемле малай да бар.
Проза әсәрләренә килгәндә, аларның һәрберсендә үзенчәлекле геройлар – вакыйгалар сурәтләнә. Һәрбер әсәре хис–кичерешләргә, тирән мәгънәгә ия. Аның повесть һәм хикәяләрендә аталар–аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр: “Чулпы чыңы”, “Улым бүләге”.
Чын сөюнең бу дөньядан китеп, яңа кеше булып тугач та онытылмавы турында “Адашкан җан” исемле повесте бик үзенчәлекле.
Шулай ук хәзерге заман афәте булган наркоманиянең коточкыч, яшьләребезне, киләчәгебезне юкка чыгарырдай куркыныч бәла булуы турында “Кайту” дигән поэмасы бар. Бу бәла аның күңелен әрнетә, җанын җылата. Бу әсәрдә яп-яшь Лиза исемле кызның наркотиклар белән бәйләнгәннән соң нинди дәрәҗәгә төшүе, хәтта кешелек сыйфатлары югала баруы сурәтләнгән.
Әхлакый кануннарның һәм нормаларның санга сугылмавы, хәтта онытылырга дучар ителүе аркасында хасил булган рухсызлык яшьләргә аеруча нык тәэсир итә. Яшьләр әхлак мәсьәләсендә еш кына ваемсызлык, җиңел холыклылык, хәтта куркаклык күрсәтәләр, вөҗдан, намус белән алыш–биреш ясыйлар, ә аннары җаваплылыкны үз өсләреннән төшереп заманга сылтау ягын карыйлар.
Хәзер балаларны әхлак ягыннан җитәрлек тәрбияләүгә ата–аналарның игътибары кимеде. Алар күбрәк балаларының матди яшәеше турында, әйбәт ашату, матур киендерү хакында кайгырталар, ә менә аларның рухи йөзе белән рәтләп кызыксынмыйлар.
Туган җиргә, аның табигатенә, халыкның гореф–гадәтләренә, әхлак–кануннарына хөрмәт, кешегә мәхәббәт, үз кул көче белән көн күрүче гади кешеләрнең эш–гамәлендә, фикер омтылышларында матурлык, гүзәллек күрә һәм шуны укучыга күрсәтә белүе шагыйрәнең әсәрләрен һәр чор өчен актуаль итә.
Шулай итеп, безнең фикеребезчә, шагыйрәнең бүгенге катлаулы тормышта үз урыннарын табарга теләүчеләргә әйтер сүзләре бик күп. Язучы әсәрләрендә традицияләргә, гореф – гадәтләргә, кешенең яшәү рәвешенә, кеше шәхесенә игътибарлы булуны, гаделлекне, сабырлыкны, намуслылыкны, кешелеклелекне, ягъни гомумкешелек кыйммәтләрен актив пропагандалый. Аның хикәяләрендә һәр туган көнгә сөенеч, әйләнә-тирәгә оптимистик карашта булган, башкаларның күңелләрен канатландырып, шатландырып яшәүне, олы җанлы шәхес иң алгы планга чыга. Бу исә аларның бүгенге көндә дә актуаль булуына китерәю
Авторның "Әни булдым" дигән шигырен укыган кызларның күбесе үзен таный:
Иртән әни эшкә киткәч,
Шкаф ачып ташладым.
Киеп әни күлмәкләрен,
Зур булырга уйладым...
... Тәмам ясанып беткәндә,
Әни дә кайтты кичен.
Сөенгәндер - сумкасы да
Китте идәнгә төшеп.
Хуҗанбердиева Чулпан Тимергали кызы
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев