Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мария Логинова инвалид коляскасында утырса да, язмыш сынавына бирешми

Мария Логинова — тормышның ачысын-төчесен татыса да, көчле һәм сынмас рухлы карендәшебез.

Мария Пашина-Логинова 1966 елның 24 августында Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә.

Сигезьеллык мәктәпне бетергәч, укуын Кызыл Чапчак мәктәбендә дәвам итә. Кечкенә Мария утын өйгән арада да үзе белән үзе сөйләшеп, хикәяләр, шигырьләр уйлап чыгара. Язганнарын классташ кызларына да укыткалый.  Мария журналист булу турында хыяллана. Әмма Казанга китеп, югары уку йортына керергә кыюлыгы җитми, документларын Түбән Камадагы 66нчы Һөнәр училищесына илтеп тапшыра. Биредә укый башлагач, күңелендә шигъри юллар яңгыраса да, ничектер, кәгазьгә төшерергә җае да, вакыты да табылмый. Аннан соң гаилә мәшәкатьләре, балалар... Алар кечкенә чакта ясле-бакчага эшкә күчкән Мария яңадан «шинный»га кайта: массакүләм шиннар заводының автокамера цехына монтировщица булып урнаша.

1996 елны Мария кыз туганының юбилеена ашыга: 10 яшьлек улы Роман белән 7 яшьлек кызы Катяны алдан ук килеп алып китәләр. Тиз генә өйдәге эшләрне карап бетерәм дә, чыгып китәм, дип юган керләрен эләргә балконга чыгып, бауга сузылуы була — бишенче каттан егылып төшә. Үлемнең үзе белән күзгә-күз очрашып, озак вакытлар больницада хәрәкәтсез яткан Марияның сызлануларын, уй-кичерешләрен бер сүз белән генә сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек булмый... 

Шулай итеп, язмышы Мариянең тормышын икегә аера. Семья корып, берсеннән-берсе матур кыз белән малай үстереп яшәп ятканда, шундый зур бәхетсезлеккә очрармын, дип кем башына китерсен…

«Балаларым да ул чакта минем аркада вакытыннан алда олыгайдылар», дип искә ала ул.  Кыз туганнарының да һәрвакыт янәшәсендә булуы, һәрьяклап ярдәм кулы сузулары яңадан яши башларга көч бирә. Ире генә тормыш сынавы алдында көчсез булып чыга. Бер-ике елдан соң, семья дигән тулы савыт кыл урталайга ярыла.

— Ташлап китмәде ул мине. Аның турында начар да сөйлисем килми, ачу да тотмыйм. Бары бәхетле булсын, дип кенә телим. Сәламәтлегемне югалттым, ирем белән аерылыштык, дип беркайчан да уфтанмыйм. Әгәр дә тормышым шулай үзгәрмәгән булса,  бәлки бүгенге көндәге кебек бәхетле була алмаган булыр идем, — дип сөйли Мария.

Гариплегенә ризалашса да, балалары, туганнары алдында бер кирәксез, хәрәкәтсез булып түшәктә ятуы белән берничек тә килешәсе килми аның. Көн саен яшьле күзләрен түшәмгә төбәп, «Юл күрсәт, кешеләргә файдам тисен. Һичьюгы берәр сәләт бир!» дип Ходайга ялвара. Шундый җаны бәргәләнгән көннәрнең берсендә ул төшендә саклаучы фәрештәне күрә. Әллә төш булган, әллә чынбарлык, әлеге фәрештәнең нинди төс-кыяфәттә булуын, йөз-чалымнарын әле дә хәтерли: бронза төсендәге озын кием, шундый ук озын чәчләр, иң өстендә ап-ак, зур канатлар. Хатын-кыз кыяфәтендәге әлеге зат аңа бары бер җөмлә әйтә: «Барысы да яхшы булыр!» Шушы хәлдән соң кисәк шигырьләр яза башлый ул. Кайчандыр юкка чыккан язу сәләте кабат әнә шулай кайта.

— Шулкадәр сусаганмын күрәсең, күңелемдә шигырь артыннан шигырь туа тора — язып кына җитеш.  Бу талантның Ходай тарафыннан бирелгәнлегенә чын-чынлап ышандым. Яңа сулыш алып яши башладым. Әйтерсең, үземнең дә иңнәремә канатлар үсеп чыкты. Бер-бер артлы китаплар чыгара башладым. Әле дә язам, — ди Мария.  

Мария Пашина-Логинова күңелендә туган гүзәллекне шигырьләрендә генә түгел, ә искиткеч кул эшләренә дә күчерә. Ул картиналар чигә, бисер белән үрә, бәйли, ыргак ярдәмендә бәйләп төрле сувенирлар, композицияләр ясау, майлы буяу белән картиналар язу белән мавыга. 

Мария инвалидлар өчен оештырылган бөтен чараларда катнаша, шулай ук, театрларда, концертларда, авыл бәйрәмнәрендә  чыгышлар ясый.

- Раиса Мищихина — бик якын дустым. Ул да керәшен кызы. Икебезнең язмышлар охшаш безнең. Бер-беребезгә якын яшибез, аралашабыз. Башта, бергәләп, минем иҗат кичәсен уздырдык. Мин шигырь сөйләдем, ул коляскада утырган килеш бик матур итеп биеде, икәүләп җырладык. Шуннан дәртләнеп китеп, коляскадагылар өчен «Таң» иҗат төркеме оештырдык.  Халык иҗаты йортындагы чараларда, хәйрия концертларында катнашабыз. Кайда чакырсалар, шунда барабыз. «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле белән дә чыгыш ясыйбыз. Җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова икебезгә дә сәхнә өчен керәшен киемнәре тектерде. Спорт чараларында да катнашабыз, – дип сөйли карендәшебез  Мария Логинова.

Шигырьләре арасында әти-әниеңә багышлап язганнары да байтак. Аларда ярату да, юксыну да, аларны бочулардан сакларга тырышуы да ярылып ята. Проза әсәрләренә килгәндә, аларның һәрберсендә үзенчәлекле геройлар – вакыйгалар сурәтләнә. Һәрбер әсәре хис–кичерешләргә, тирән мәгънәгә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мария, ты такая молодец! Восторгаюсь тобой!