Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мария Яковлева: “Газетаның һәр саны, һәр язмасы кадерле”

Керәшен газеталарын чыга башлаганнан бирле алдыручыларның тагын берсе – Теләче районының Иске Карабаян авылыннан Мария Яковлева.

Мария Петровна озак еллар Чаллы шәһәренең 52нче мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшләгән.

“Авылга кайтып тора башлавыбызга ике ел гына әле. “Керәшен сүзе”, “Туганайлар” газеталарының бер санын да калдырмыйча, җыеп барам. “Туганайлар” газетасы бик ошый, киң профилле ул. Бөтен темаларга да язасыз, рәхмәт. Элеккерәк чыкканнарына  караганда үзгәрешләр дә сизелә. Төсле битләре бик ошый. Төрле як керәшеннәре турындагы язмаларны бик кызыксынып укыйбыз. Үзебезнең Теләче ягындагы керәшеннәргә кагылганнары булганда аеруча сөенәбез. Иманнар, келәү итү, гомумән, белемнек битләре бик кирәкле язмалар дип саныйм.  Кайчагында ул темаларны бәйрәм узгач кына укырга туры килә, бәйрәм алдыннан,  бераз иртәрәк басылса әйбәтрәк булыр иде. Рецептлар да файдалы. Фотолорда – керәшен тарихы, элеккеге чигү өлгеләре ни аңлата – болар барысы да, минемчә,  һәркем өчен кирәкле мәгълүмат. Фронтовик язмаларын, “Каенга уралган язмыш” ны бик тетрәнеп укыдым. Мондый язмалар да бик кирәк. “Җәшләр аланы" рубрикасына игътибар күбрәк кирәктер дип уйлыйм. Редакция Чаллыда булганда үзем дә баргалап йөрдем,  Мария Михайлова язмалары ошый иде, минем хакта да берничә мәкалә  язылды.

“Туганайлар” армый-талмый чыгып торсын. Яшьләрнең газетага килуләре дә бик сөенечле. Минем өчен газетаның һәр саны, һәр язмасы кадерле. ”Иҗатыгызда уңышлар сезгә”, – дип сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев