Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыштан Петр Кириллов авыл халкының бердәм, тату булуын сөйләде

Мамадыш районының Чия Башы (Никифорово) авылы клубы мөдире Петр Кириллов 2023 елдагы уңышлары һәм Яңа елга хыяллары белән таныштырды.

Петр Кириллов "Туганайлар" газетасы белән гел элемтәдә тора. 

“Безнең Чия башы авылы халкы бик бердәм. Быелгы ел уңышлы гына үтеп китте. Җәй көннәрендә зиратларны, чишмәләрне чистарту өчен өмәләр оештырдык. Бөтен эшкә дә халык зур теләк белән кушылды. Милли бәйрәмнәребезне дә матур итеп үткәреп җибәрдек. Әбиләр чиркәүгә дә йөриләр. Май аенда язгы Микуланы үткәрдек. Анда авылдан китеп читтә яшәүче карендәшләребез дә кайтты. Халык шулкадәр күп була, чиркәүгә сыймый. Дини бәйрәмнәр чиркәүдә, калган бәйрәмнәр клубта үтә. Кабатлап әйтәм, халык бик тату бездә. Кирәк булганда ярдәм кулын сузарга да һәрвакыт әзер алар. Киләсе еллар да шулай тату гына яшәсәк иде. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын иде. Махсус хәрби  операциядә булган егетләребез исән-сау кайтсыннар, шомлы хәбәрләр булмасын”, – диде карендәшебез Петр Кириллов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев