Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышлылар керәшенчә «пятачок»ка җыелды

Мамадыш шәһәрендә атна саен төрле милләтләргә багышланган кичке концертлар оештырыла.

Соңгы елларда авылларда «Авыл көне», кич утырулар уздырыла башлады. Бу — бер-берең белән күрешеп, аралашып утыру, күңел ачу өчен бер дигән.

Быел, беренче тапкыр, Мамадыш мәдәният йорты директоры Эльмира Әхмәтова проекты буенча, шәһәрдә шундый бәйрәм уздыра башладылар. Һәр атнада билгеле бер милләткә багышлап концерт күрсәтелә, күргәзмә ясала. Шушы көннәрдә керәшен мәдәниятенә багышланган бәйрәм булды — шәһәр халкы керәшенчә «пяточк»ка җыелды. Күргәзмә оештырып, уеннар, җыр-биюләр белән бәйрәм итте.

«Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать эшчеләре һәм авыллардан килгән керәшен фольклор ансамбльләр белән бергә матур концерт оештырдылар. Халык җылы кабул итте, яратып карады, үзләре дә керәшен җырларына кушылып җырладыдар, биеделәр, уеннарда катнаштылар. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды», — дип сөйләде Мамадыш мәдәният йорты хезмәткәре Алинә Нигъмәтҗанова.

Николай Михайлов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев