Мамадыш районының Колышчы авылында Мулимун бәйрәме узачак
Мулимун – «молебен» сүзеннән алынган
Мамадыш районындагы Колышчы авылы керәшеннәре үзләренең иң беренче җәйге бәйрәмнәреннән берсе булган Мулимунны билгеләп үтәчәкләр. Элек Мулимун бәйрәме өч көн булган. Беренчесе – каршылау көне, ул көнне тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе – зиратка бару. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе – кунакларны озату.
Совет заманнары җиткәч, читтәгеләр авылга ял көнендә генә кайта алганнар. Шуңа бәйле рәвештә, бәйрәмне дә атна көнгә генә калдырганнар. “Чиркәү ачарга килгән өч батюшка да: "Сез инде алга таба дөрес иттереп уздырыгыз бәйрәмегезне. Чөнки атна көнне үлеләрне чиркәүләрдә искә алмыйлар, исәннәр өчен келәү була. Ә үлгәннәр, панихида, родительский день (чиркәү куйган 9 көн) көннәренең бөтенесе дә субботада үткәрелә. Сез дә Мулимуныгызны суббота көнгә көйләгез", - диделәр”, дип, язган иде этнограф Валентина Максимова. Халык башта ризасызлык белдерсә дә, инде менә ничә Колышчыда Мулимунны суббота көнне бәйрәм итәләр.
Иртәнге якта келәү булачак. Язык әйтеп, өлеш алучылар да күп була бу көнне. Кичке якта, мәйданда җыенга да әзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев